Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Күңел"радиосы арчаларны күңелле ял иттерде

    Тамашачыга чара ошады. Хәтта күрше Балтач, Әтнә районнарыннан да килгәннәр иде.

    «Күңел» радиосы республика шәһәр-районнарына музыкаль сәфәргә чыкты. Беренче булып ул Арча районына килде.
    Бүген кич стадионда бит матур чара оештырдылар. Алып баручылар - ут. Үзләре дә баскан урыннарында тик тора алмыйлар, тамашачыны да тик тотмыйлар.  Җырчылар - тамашачы яраткан эстрада йолдызлары. Тамашачылар белән бергә биеп, сорау-җавап бирешеп, күңелле ял оештырдылар. Иң активларга күчтәнәчләр дә бар иде.

    Киче дә бик матур килде. Күктәге кара болыт та туктап калды, җил дә исмәде,һавасы да рәхәт иде.

    Реклама

    Шундый матур чара оештырып, актив тыңлаучыларын сөендергән өчен "Күңел" радиосы коллективына зур рәхмәт.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: