erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кемгә матурлык, кемгә – ит...

Көтүләре белән җыелып туныйлар, бавыр кыздыралар...

 

Төлке – бүгенге көндә иң сүгелә торган җәнлек. Беркөнне бер авылдан шалтыраталар: тавыкларны, бройлерларны төлке тотып бетерә инде, аларны нишләтергә?

– Сетка тотыгыз, тавык – йорт кошы ул, урамга чыгармагыз, –  дим. – Тавык-чебешне без дә асрыйбыз, алар янына төлке генә түгел, карга-мазар да керә алмый.

Элек төлке оялаган тау кырыйларына йорт салучылар да төлке күрсәләр чаң суга. Аларга: “Төлке сезнең йортка килеп оя кормаган, сез аның оясына барып йорт салгансыз бит!” – дим.

Төлкеләр дә закон белән саклана, алар да яшәргә хокуклы. Күренгән төлке әле ул котырган дигән сүз түгел.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Игътибарлырак булсагыз, төлке баларының нинди сөйкемле җаннар икәнлегенә инанырсыз. Бервакыт машина белән  үтеп барганда зират кырыенда уйнап йөргән төлке балаларына күзем төште. Туктадым, әниләре кисәтү авазы биргәч агачлар арасына шылды болар. Утырам көтеп, тегеләр дә кыюланып ачыклыкка чыктылар, берсе бигрәк тә кыюланды, машина астыннан икенче якка чыгып утырды.

Минем бер оныгым әйтмешли, болар бар да – табигать. Аннан дошманнар эзләмик, матурлыкны күрә, бәяли белик.

Яраткан язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең улы Искәндәр АКШта яши. Бер кайтканында сөйләп торды, кечерәк кенә шәһәрдә үз йортлары белән яшиләр икән. Койма-мазарлар юк, каршыда – таулар, ди. Иртән тәрәзәдән карыйлар, боланнар таудан төшеп коелган алмаларны ашап йөри.

Бездә мондый хәл була аламы? Бер елны җәй уртасында бер авыл янындагы агачлыка поши килә. Үзе табигатьне сакларга тиешле бер бәндә мылтык алып менеп атып ега моны. Көтүләре белән җыелып туныйлар, бавыр кыздыралар...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X