Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кемнең күкәе өшегән?

    Игътибар иткәнсездер, алмагачлар быел ике атнага соңрак чәчәк атты.  Һәм көннәр җылынгач, дип өстик. Табигатьтә бар да көйләнгән, ул үз кануннары белән яши.

    Соңгы вакытта “Каргалар бала чыгара алмадымени, газеталарда күкәйләре өшегән, үзләре агач башында моңаеп утыра дип язганнар”, – дип аптырап шалтыратучылар булды. Мин дә укыдым андый “халык синоптиклары” әкиятләрен. Алар 20 мартта ташу китә, дип тә көлдерделәр. Анысы 20 апрельдә көчкә китте.

    Кошлар да үз урынында һәм бала үстерүдә бернинди зыян күрмәделәр. Әле шушы көннәрдә генә козгыннар бала очырды. Бишәр бала, бар җирләре үз урынында. Ә бит козгыннар март аенда ук күкәй сала, апрельдә балаларын карлар эрегәндә чыккан үләксә-мазар белән туендырып үстереп тә җиткерәләр. Март аенда кышкы кебек салкын әле, ояда утырганда кар да күмеп китә, ул җил-бураннарны әйтеп торасы юк.

    Инде каргаларга килсәк, бездә андый кош бөтенләй юк. Ә ала каргалар һәм кара каргалар бар. Бу кошлар да салкыннан курыкмый, кара каргалар җылы яклардан март башында ук кайтып җитә. Быел да бернинди кыенлык кичермәделәр. Ачтан яки  өшеп үлгән кара карганы да, ала карганы да күргән юк әле.

    Агач башында кара каргалар күкәйләре өшегәнгә моңаеп утырмый алар. Ә балалары чыкканны көтеп, күкәйләрне җылытып утыручы ана кошны саклап утыра. Кыскасы, чын ир-егетләрчә гаилә иминлеген саклый. Моңаеп та куядыр, җырлап та җибәрәдер, бәлки сүгенеп аладыр.

    50–60 градуслы салкыннарда да бала үстерә алган пингвиннарны күз алдына китерик. Бездәге кышкы суыклар (язгысын әйтәсе дә юк)  алар өчен җәй кебек тоелыр иде.

    Реклама

    Табигать югарыда әйтеп үтелгән “күкәй өшү” очракларын да күздә тоткан. Мәсәлән, кыр үрдәкләре, сыерчыклар һ.б. кошлар бәла-казага тарыганда (оялары туздырылган һ.б.) икенче тапкыр бала үстерәләр. Дөрес, бу юлы йомырканы азрак салалар, әмма нәсел дәвам итә. Кара каргалар да мондый мөмкинлекне файдаланмый калмас иде. Чөнки әле җәй башланып кына килә.

    Быел сыерчыклар өчен шартлар гаять уңай килде. Алар 12 майда бала чыгарган иде, инде менә бала очырырга җыеналар. Әти-әниләренең бик тынгысыз көннәре, тирә-якта дошманнар җитәрлек.

    “Саесканнар үзәккә үтә”, – ди Казанбаш авылында яшәүче Рөстәм Әхмәдуллин. Аларның хуҗалыгы су буенда, андагы агачлардагы сыерчык ояларын күрсәгез! Егермедән артыкны санадым һәм һәркайсына сыерчык оялаган. Күлтәс авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Гарәфетдин абый Зиннуров белән очрашуга баргач сыерчык оясы каршына куелган “җайланмага” игътибар иттем. “Саесканнар һөҗүм итә алмасын өчен алюмин чыбыктан ясап куйдым”, – дигән иде улы Әхнәф.

    Күптән түгел генә өлкән яшьтәге танышымның хәлен белергә кердем. Гомере буе авыл хуҗалыгында эшләгән кеше ул, вакыт үзенекен итә, хәзер өйдән чыгып йөри алмый. “Сиңа бер үтенечем бар, – диде ул. – Син миңа тургай сайраганын яздырып бир әле”. Мин аны яхшы аңлыйм һәм мөмкинлек булу белән аның үтенечен үтәячәкмен.

    Күпләр бит тирә-юнендәге матурлыкны күрми дә, һаман дөнья куа, чыпчык ни дә, сыерчык ни аңа. Әле менә шушы көннәрдә генә авылда бәрәңге утырттык. Ул табигатьтәге хозурлык! Күлләрдә аккошлар йөзә, һавада акчарлаклар уйный, су буйларын яңгыратып күкеләр кычкыра. Уктай атылып очкан карлыгачларны озаклап карап торырга мөмкин. Хәер, карлыгач дигән кош та юк бездә, авыл карлыгачы, яр карлыгачы, кара керәшә, шәһәр карлыгачы дигән үз исемнәре бар аларның.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: