Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Кемнәр кайда яшәсә дә, без бит Орнашлар"

     Шушы нигезгә тугры булып калган

    Орнаш авылына ул көнне олысы-кечесе, яше-карты җыелды. Урамда казан асып, шунда корбан чалып, пылау пешерделәр, очраштылар, сөйләштеләр, истәлекләре белән уртаклаштылар.

    Арча районында андый авыл бармыни, диярсез. Юк ул. Арчадан 17 километр ераклыктагы юкка чыккан авыл. Бары бер йорт моңаеп калган. Эшмәкәр Ядкәр Мөхәммәдиев тырышлыгы белән, авыл халкының бердәмлеге нәтиҗәсендә ел да җәйнең иң матур бер көнендә авылдашлар очраша. 2006 елга кадәр сабантуе оештырганнар, соңгы вакытта корбан чалалар, авыл зиратында күмелгән якыннары рухына багышлап дога кылалар. Туганнары каберен шул авыл зиратында эзләп тапкан Абдулкадыйр хәзрәт тә ел да шушы көндә Әрнәшкә кайта.

    Олы юлдан шактый читтә урнашкан булган бу авыл, басу юлы буйлап барырга кирәк. Алдагы кичне бик көчле яңгыр яугач керә дә алмабыз, дип шикләнгән идек. Ул якка борылуга, карыйбыз, яңгыр тузанны гына басып киткән. “Һәрвакыт шулай. Бөтен җирдә яңгыр коя, Орнашта яумый”, – диде Ядкәр Мөхәммәдиев безне каршы алып. Әйтеп бетергесез матурлык анда. Соклануымны яшерә алмадым. Барысы да урынында – җиләкле аланнары, саф сулы чишмәләре, боргаланып аккан елгсы, калкулыгы. Оҗмах почмагы. Табигать белән хозурланып туйганнан соң урам башындагы агачлар арасында яшеллеккә күмелеп утырган бердәнбер йортка игътибар иттем.

    “Халыкның бердәмлегенә исем китә иде”

    – 124 йортлы авыл иде бу. Атау белән 4 урам. Авыл башында 1800 башлык сарык фермасы. Ике көтү. Халыкның бердәм булуына исем китә иде. Кемнең вакыты бар, шулар да кайтып Ишми, Гыйззәт, Атау елгалары буйларында печән чапканнар, аннан бөтен кешегә тигезләп бүлешкәннәр. Әле дә ел саен зиратларны чистартып китәләр, очрашуга кайталар, – диде Ядкәр Зөфәр улы. – 37 ел инде мин монда. Килеп урнашканда 9 йорт бар иде әле. Себердә эшләдем мин. 1987 елда кайттым да, шунда ук Орнашта умарталык оештырдым. Үзем Түбән Атыдан. Көн дә 7 километр җәяү йөрдем. Мондагы кебек тәмле бал юк. Яздан көзгә кадәр чәчәкләр. Экологик яктан тел тидерерлек түгел.

    – Бу авыл кайчан бетте? Нәрсә сәбәп булды?

    – 1982-83нче елларда таралды ул. Сарык фермасын Түбән Атыга күчерделәр. Эш бетте. Авыл халкы акрынлап шунда күчә башлады. Бик тырыш булган әрнәшләр. Казандагы кушаматлары “Катык” булган. Чөнки алар шәһәргә барып сөт продуктлары сатканнар. Бай авыл саналган. 2 мәчете, 2 җил тегермәне булган. Бай яшәгәннәр, алтын бар, дип килеп алтын эзләп йөрүчеләр әле дә очрый.

     Шушы нигезгә тугры булып калган

    Ә ялгыз йорт Мәсрүрә Газизованыкы. Соңгы көненә кадәр диярлек авылдан китмәгән. Ире Гыйлемхан абый сугыш ветераны булган, МТСта тракторда эшләгән, шуннан биргән бура белән әлеге йортны салып чыккан. Шунда гомер иткәннәр. Ике бала үстергәннәр. Ире вафатыннан соң да Мәсрүрә апа шушы нигезгә тугры булып калган.

    – Соңга таба кышка балалары алып китә башлады. Әмма иртә яздан караңгы көзгә кадәр Орнашта яшәде. Мин аңа һәр яктан булышып тордым. Әле 9 йорт булган вакытта да аларның барысы өчен терәк булдым, бөтен йомышларын үтәдем. Кереп сөйләшеп кенә утырсам да, күңелләре була иде, – диде әңгәмәдәшем. – Мәсрүрә апа йортын улына яздырган иде. Улы нигезне бетермәде. Гомумән, авыл халкы белән хәбәрләшеп торабыз. Менә шулай җыелышып бәйрәм оештырабыз. Элегрәк, Сабантуй үткәргәндә бөтен тирә-як халкы җыела иде. Ә хәзер җәй җитүгә халык бу якка җиләк-җимеш җыярга агыла. Нәрсә генә үсми биредә – җир җиләге, кура җиләге, алма, шомырт, гөлҗимеш, слива... Көзгә кадәр машиналар туктамый.

    Борынгы сәгать, тимер карават...

    Мәсрүрә апаның өен күрмичә китә алмадым. Элеккеге зур морҗалы бер яклы йорт. Борынгы сәгать, тимер карават, артлы агач урындыклар, идәндә палас... Сәгатьне күргәч бер танышым сөйләгәннәр, риваятьтерме инде ул,  искә төште. Имеш, Орнашта ялгыз бер өйдә бер кеше генә яшәгән. Моны таларга дип ике ир-егет кергән. Сөйләштереп серен чиштерергә теләгәннәр. “Берүзең нәрсә ашап торасың?” – дип сораганнар.  Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган йорт хуҗасы: “Менә сезнең кебек адашып кергәннәр белән туенам”, – дигән. Тегеләр секунд эчендә юк булганнар.

    – Мәсрүрә әби бик чиста, пөхтә, ачык кеше иде. Чәчәкләр үстерде. Элеккеге район башлыгы аның белән танышканнан соң су сибәргә дип елгадан торба, ут суздырды, насос куйдырды, телевизор, чәйнек алып бирде, – диде Ядкәр Мөхәммәдиев. – Чишмә дигәннән, бу авыл тирәсендә 7 чишмә бар. Чишмәләрне бетерә күрмә, диделәр. 7сен дә чистартып торам. Читтәрәк бер чишмәнең суын тикшертеп тә карадым. Хәтнә суы кебек, диделәр.

    Әнә шундый изгелекләр эшләп тора Орнашның яңа хуҗасы Ядкәр Мөхәммәдиев. Авыл халкы аны ихтирам һәм якын итә. Моны без быел бәйрәмгә баргач та күрдек.

    Реклама

    Күңелле утырдылар

    Халык күп җыелды ул көнне. Шул арада учак ягып җибәрделәр, корбан чалынды. Пылауга ит чапкан арада хатын-кызлар кишерен, суганын турады. Зур өстәл ризык белән тулды. Күңелле утырдылар. Авыл турындагы җырны да башкардылар. Бу авыл турында 15 җыр чыгарганнар. Шуның берсен (Рәфкать Шәрәфетдинов сүзләре, ул быел апрельдә вафат булган) авылдашлары, Шәпше авылыннан кайткан Нурсөя Галәвиева үзе гармунда уйнап башкарды. Башкалар аңа кушылды. Истәлекләре белән дә бик теләп уртаклаштылар. Менә кайберләре.

    – Туган-үскән җир. 20 ел шушында яшәдек. Утар Атыга йөреп укыдык. Чаңгы, җәен велосипедта йөрибез, интернатта торабыз. Качып кайткан вакытлар да булды.

    – Яшелчә бакчасы бар иде. Кыяр, помидор, кәбестә үстерделәр. Җәен шунда эшләдек.

    – Сарык фермасы күпме кешене эшле итте. Көтү көтәбез, сарык йоны алабыз. Җылытылган ферма, кардалар. Ике катлы кибет, клуб, мәктәп бар иде. Җәен уракка комбайннар килеп төшә. Данлыклы колхоз иде бит. Авыл гөр килеп торды. Ферма бетте – авыл да таралды.

    – Ничек тату яшәдек! Бөтен кешедә мунча юк. Мунчага безгә киләләр иде. Аннан бергәләп утырып чәй эчәбез.

    – “Рекорд” телевизоры бездә генә. Җыелышып аны карыйбыз. Үзенчә бер ял, аралашу була ул да.

    – Сагындыра, бик сагындыра авыл. Очрашуны көтеп кенә торабыз. Нигез урынында агачлар гына хәзер. 

    Ике герой

    Әрнәш ике герой биргән авыл да. Беренче татар артисткасы Зөләйха Богданова ТАССРның Хезмәт Герое, Илсур Шәйхетдинов – Социалистик Хезмәт Герое.

    – Мин өч герой дияр идем әле, – диде Илсур абыйның хатыны Дания апа. – Беренче тапкыр әти дип әйткән кайнатамны да геройга тиңлим мин. Сигез бала үстергән, авыру хатынын караган. Орнашны торгызыйк, диде. Булмады. Авырулар, операцияләрдән соң аякка баса алмады. Бүген корбан чалучылар улым Марат белән оныгым Сәйяр.

    Аның рухы, истәлеге яши

    Санаулы гына вакыт эчендә Орнаш турында шуның кадәр мәгълүмат тупладык. Ул авылның барлыкка килү тарихы белән кызыксыну уятты. Төрле чыганаклардан күренгәнчә, Орнашка Казан ханлыгы чорында нигез салынган. 1980 елларда археологик эзләнүләр вакытында килеп чыккан табылдыклар шул хакта сөйли икән. Халкы җир эшкәртү белән шөгыльләнгән. Элек-электән терлекчелек зур урын тоткан, кәҗәләр, сарыклар асраганнар. Һәр хуҗалыкта сыер булган. Яшелчәләр үстергәннәр. Аннан кортчылык киң таралган, кул осталары булган. Кайберләре бау үрү белән шөгыльләнгән. Аыл халкы өчен авыр чорлар да булган. Халкының бердәмлеге ул елларда да үзенекен иткән. Авылны тотып, халкын туплап, алар белән элемтәдә торып, менә шундый бәйрәмнәр оештыручы булу әрнәшләр өчен үзе бәхет. Авыл бетсә дә, аның рухы, истәлеге яши.   

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: