erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кемнәр пенсиягә алдан чыга ала?

Нинди һөнәр ияләре пенсиягә иртә чыга ала? Алар күп. Әмма һәркайсының үзенең төп шартлары бар.

Без бу турыда Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Миләүшә Сабирова белән сөйләштек.

– 30дан артык категориядәге кешеләр вакытыннан алдарак пенсия алу хокукына ия, – дип аңлатты Миләүшә Сабирова. – Мондый хокук  кешенең яшенә, пенсия коэффициентына, стажга, һөнәргә, нинди шартларда эшләвенә, хезмәтнең авырлыгына һәм бала санына бәйле. Әлбәттә, бу хокукны дәлилләүче документлар булырга тиеш. Әгәр дә хатын-кызның 37 ел һәм ир-атның 42 ел хезмәт стажы бар икән, алар 2 ел алданрак пенсиягә чыга алалар.

– Мәгариф һәм сәламәтлек өлкәләрендә эшләүчеләрнең алдан пенсиягә чыгу тәртибен аңлатсагыз иде.

– Педагогик стажы 25 ел булганнар алдан пенсиягә чыга алалар. Ә медицина хезмәткәрләре авыл җирендә 25 ел, шәһәр җирендә 30 ел эшләсә, алдан пенсиягә чыгу хокукына ия. 2021 елның 18 мартыннан медикларның һәм педагогларның белем күтәрү чоры хезмәт стажына кертелә башлады. Белем күтәргән чорда педагогның һәм табибның эш урыны һәм хезмәт хакының саклануы, взносларның пенсия фондына күчеп баруы төп шарт булып тора.

– Пенсиягә чыгу яше арттырылды. Ә педагоглар һәм медицина хезмәткәрләре алдан ничек пенсиягә чыгалар?

– Стажлары тулган медиклар һәм педагоглар лаеклы ялга чыга яки эшләвен дәвам итә ала. Пенсия яше арттырылды. Яңача пенсиягә чыгу 2019 елдан башланды. 2019 елда стаж тулып, пенсия 6 айдан соң гына рәсмиләштерелә яки алар 6 айдан соң гына пенсия акчасы ала башлый. 2020 елда – 18 айдан соң, 2021 елда – 36 ай, 2022 елда 48 ай, 2023 елда һәм башка елларны – 60 айдан соң.

– Күп балалы аналар ничек пенсиягә чыга?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– 3 бала тудырган ана пенсиягә 57 яшьтән, 4 бала тапканнар 56 яшьтән, 5 яки күбрәк бала тапканнар 50 яшьтән пенсиягә чыга ала. Моның өчен кимендә 15 ел хезмәт стажы һәм 30 шәхси пенсия коэффициенты булырга тиеш. Бер шарт бар: балалар кимендә 8 яшькә кадәр тәрбияләнгән булырга тиеш. Әгәр дә 8 яшьтән кечерәк бала бар икән, пенсияне рәсмиләштерү өчен балага 8 яшь тулганны көтәргә кирәк булачак.

– Инвалид бала караучы ата-ананың икесе дә алдан пенсиягә чыга аламы?

– Бер инвалид баланы караучы ана яки атаның берсе генә пенсиягә иртә чыга ала. Ир-ат 55 яшьтән (20 ел стаж) яки хатын-кыз 50 яшьтән (15 ел стаж) пенсиягә чыга. Әгәр дә гаиләдә ике инвалид бала бар икән, ул вакытта ата да, ана да – икесе дә пенсиягә иртә чыгу хокукына ия. Бала 8 яшькә кадәр гаиләдә тәрбияләнгән булырга тиеш.

– Авыл җирендә эшләгән шоферлар һәм комбайнчыларга алдан пенсиягә чыгу хокукы каралганмы?

– Юк, аларга андый ташлама каралмаган.

Нигездә без пенсиягә иртә чыгучы Арча җирлегенә хас һөнәр ияләрен, күп балалыларны, инвалид баласы булганнарны атап үттек. Шушы урында нокта куеп торабыз. Хөрмәтле газета укучылар, кызыксындырган сорауларыгызны бирә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X