Кемнәрнең пенсиясе 5600 сумга арта?
Тагын бер яхшы хәбәр.
Россиядә 80 яшькә җиткәннәрнең пенсиясе быел 5000 сумга артачак, дип хәбәр иткәннәр Россиянең Пенсия фондында (РПФ).
Шулай итеп, 2020 елда 80 яше тулган һәр кешенең пенсиясе автомат рәвештә артып киләчәк. Шуңа тәгаенләнгән акча күләме быел индексацияләнгән. Хәзер ул 5686,25 сумга җиткән. Пенсия фондында аңлатуларынча, 80 яшь тулгач, пенсия киләсе айдан артып килә башлый һәм моның өчен бернинди гариза яки белешмә бирергә кирәкми. Бары тик үз-үзегезне саклап һәм яклап, дәүләт биргән акчаларның игелеген күреп, исән-имин генә яшәргә насыйп булсын!
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sotsial-mokhit/Kemn-rne-pensiyal-re-5600-sumga-arta-408087/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев