erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кендек әбисе

Һәркем өчен иң мөһим нәрсә – ул сәламәтлек. Сәламәтлек сагында торучы затлар көн дими, төн дими хезмәт куялар. Бәлки кайчакта без аларның хезмәтләрнең бәяләп тә бетермибездер. Рәхмәт сүзләрен әйтергә оныткан вакытлар да буладыр.

Табибларның хезмәт урыннарында узган бер көннәре белән кызыксынып, районыбызның үзәк хастаханәсенә бардым. Хастаханәнең баш табибы Тәлгать Баһаветдинов мине акушерлык бүлеге мөдире Раушания Хасанова янына озатты. Тик ни кызганыч, битлек һәм перчаткалар киеп килсәм дә, мине бүлек эченә кертмәделәр. Әлегә таләпләр шундый. Раушания Яхиевна белән бала тудыру бүлегенең керү өлешендә генә сөйләшеп утырдык. ТРның атказанган һәм  югары категорияле табибәсе, “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале иясе, районыбызның данлыклы акушер-гинекологы, меңләгән хатын-кызга әни булырга ярдәм итүче бу ханым үз хезмәте турында горурланып, җылы итеп, хәтта бераз дулкынлану хисләре белән сөйләде.

 “Эшкә иртәнге 8гә киләм. Җитәкче буларак оештыру эшләрен башкарам. Аннан соң хезмәткәрләремнең сәламәтлекләре белән кызыксынам. Бүгенге пандемия вакытында бу бик мөһим. Алга таба палаталарда обход ясыйм, яңа кергән булачак әниләрне карыйм, өйләренә кайтып китәсе хатын-кызлар бн сөйләшәм...”- дип башлады ул сүзен. “Эш вакытыгыз кайчан тәмамлана?”- дигән сорауга “Официаль рәвештә эшем кичке сәгать 4тә тәмамлана. Тик минем хезмәт режимында ниндидер вакыт чикләүләре юк”,- дип җавап бирде. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратырга яки өенә килеп ярдәм сорарга мөмкиннәр. Табибә, әлбәттә, беркемне дә кире бормый. 39 ел хезмәт юлында нинди генә хәлләр булмый аның белән. “Бер көнне кич белән ишек шакыйлар. Ачсам, бер олы яшьтәге хатын-кыз басып тора. Ярдәм итүемне үтенде дә хәлсезләнеп егылды. Кызының бәби табар вакыты җиткән икән. Ана кешенең борчылуы иде бу. Кайвакыт әнә шундый артык эмоциональ кешеләр белән дә эшләргә туры килә.”- дип искә алды Раушания Яхиевна.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шәхси тормышы турында сорау биргәннән соң, “Минем шәхси тормышым – минем эшем”, – дип елмаеп кына җавап кайтарды күпләрнең “кендек әбисе”.  Авыр һәм җаваплы хезмәтендә уңышлар һәм сабырлык теләп, соклану хисләре белән киттем Раушания ханым яныннан.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X