Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Үкенечкә калды, үкенечкә. Тик... соң шул инде, бик соң...  

    – Кирәкми, минем тынычланасым килми. Яшисем дә килми. Үлгән булсам шунда, белми дә калыр идем, – дип кабатлады ир.

    – Мине очрашып йөргән вакыттагы кебек кысып-кысып кочаклап суырып үп әле, – диде Иркә эштән кайтып ашаганнан соң диванга кырын ятып газета укыган иренә иркәләнеп. 

    – Бар әле, баш катырып йөрмә. Ардырды бүген, урын җәй, – диде Руслан торып басуга муенына сарылган хатының этеп җибәреп.

    – Сиңа шул авырмы инде? Мин бит эшләргә кушмыйм. Нигәдер бүген иркәләнәсем, яратыласым килә. Берни эшли алмыйм, башта шул гына, – диде Иркә тагын иренә сырпаланып.

    Тик Руслан аның бу кылмышына артык игътибар итмәде, авыз эченнән генә нидер мыгырданды да, йокы бүлмәсенә үк кереп китте. Озакламый янына хатыны да килеп сеңде, ирен кочаклап алды.

    – Уф, Иркә, читкәрәк кит әле, болай да эссе, тагын син..., – дип аның кулын алып ташлады ир. – Әйдә, йокла, минем иртүк торасы бар.

    Хатыны берсүзсез читкә китте, карават кырыена ук килеп арты белән борылып ятты. Борыны мышкылдавыннан Руслан аның елап ятуын аңлады. Тик юатмады, хәер, бераздан Иркә үзе дә тынды. Йоклап китте, ахры, дип уйлады ир, аннан үзе дә татлы йокыга талды.

    Юк, йокламады Иркә, төне буе боргаланып-сыргаланып чыкты, башына тузга язмаган уйлар килде. “Коймадан сикереп чыккан сарыкларны” да санарга тырышты, ярдәм итмәде. Таң атканда гына күзләрен йокы басты. Тик бераздан тагын уянды. Бик озак йоклаган кебек иде, ярты сәгать тә булмаган икән. Торып иренә иртәнге аш әзерләде, чәен куйды. Бераздан Руслан да уянды. Кичен берни булмагандай йөргән хатынын күреп елмаеп куйды, битеннән үбеп алмакчы булды. Тик Иркә читкә борылып өлгерде. “Онытмаган икән”, – дип уйлады Руслан. Сөйләшмичә генә ашадылар. Гадәттәгечә ишек янына кадәр озата да чыкмады Иркә, киттем мин, дигәнгә тавыш та бирмәде.

    – Нәрсә булган соң моңа, – дип юл буе уйланып барды Руслан. – Иллегә җитеп килә, кызы һәм улы буйга җиткән, өйдән чыгып киткән. Ә аның кочаклашасы килгән. Аңламассың бу хатыннарны. 

    Хатын да көне буе үзенә урын таба алмады. Зур фатир аңа бик тар булып тоелды. Тегендә барып төртелде, монда килеп утырды. Ахырда түзмәде, телефонда музыка куеп, җыештырырга тотынды. Көне әнә шулай үтте аның. Бер җирдә бер тузан әсәре калдырмады. Ире кайтышка пилмән бөгеп аш пешерергә дә өлгерде. Аның кайтуын түземсезлек белән көтте, әмма ишек ачылганын ишетсә дә каршысына чыкмады.

    – Мин кайттым, – диде Руслан кухня ишек яңагына башын терәп.

    Иркә үпкәләвен әле дә дәвам итәсе иде, тик иренең тавышы хәлсез яңгыраган кебек тоелды. Аңа күтәрелеп карады. Күзләре батып кергән, кызарган, йөзе үзгәргән.

    – Ни булды? – дип үпкәләрен онытып иренең янына йөгереп килде ул.

    – Әллә нигә кәеф китеп тора, – диде Руслан. – Ашыйсым да килми. Бераз ятып торыйм әле.

    Иркә иренең башын тотып карады. Ут булып яна. Температурасын үлчәгән иде – 39дан югары. Уф, ковид кына булмаса ярар иде, дигән уйдан хатынның йөрәге сыкрап куйды. Лимонлы чәйләр ясап эчертте, температура төшерә торган дару бирде. Ахыр чиктә түзмәде, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә шалтыратты.

    Тиз килеп җиттеләр. Курыкканы дөреслеккә туры килде Иркәнең, ковид дигән диагноз куйдылар. “Әлегә хастаханәгә алып китми торабыз, хәле начарайса, шалтыратырсыз”, – дип дарулар язып калдырдылар. Хатын аптекага йөгерде, кирәкле даруларны алды, эчерде, тик Русланының хәле яхшырмады. Киресенчә, кичкә аңа һава җитми башлады, суларга авыр, дип зарланды. Бу юлы аны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып ук киттеләр.

    Иркә хастаханә белән өй арасында чапты, янына кертмәсләр дә барды, минут саен сорашып табибларны туйдырып бетерде. Өендә үзенә урын таба алмады. Кулыннан эш төште, тамагыннан ризык үтмәде. Йокысы тәмам качты. “Руслан гына тазарып чыксын. Зинһар, ярдәм ит”, – дип Аллаһы Тәгаләгә ялварды. Әмма Русланның хәле алга бармады. Реанимациягә салдылар. Аппаратка тоташтырдылар. Иркәгә бөтендәй юл ябылды. Әле ике арада юл таптап үзен юата иде. Хәзер әнә көтәргә генә калды.

    Ә беркөнне ул да үзен начар хис итә башлады. Тамагы кипте, температурасы күтәрелде, хәле китте. Кайнар чәй эчеп карады, рәтләнмәде. Өйдә һава юкмы шунда, дип тәрәзәне ачып куйды. Күз аллары караңгылангандай булды. Ничә көн юньләп тамакка капкан юк, шуның галәмәтедер, дип уйлады. Суыткычтан салкын әйбер алып ашыйсы килде. Торып китмәкче иде, аяклары тыңламады. Ашыгыч ярдәм чакыртмый булмас, ахры, дигән уй башыннан үтте аның. Мүкәйләп барып өстәлдән телефонын алды, тик шалтыратырга өлгермәде, телефон кулыннан төшеп китте, Иркә аңын югалтып егылды.

    – Абый, көненә әллә ничә тапкыр шалтыратып, әтинең хәле турында әйтеп тора иде әни. Нигәдер, бу арада тавыш-тыны юк, телефонны да алмый. Әтинең хәле начарланып китеп, әйтергә курка микән әллә? Мин кайтып киләм әле. Хәбәрләшербез, – диде кызы абыйсын җыеп.

    Кыз юлда да тагын берничә тапкыр әнисенә шалтыратты, тик телефонны алучы булмады. Хастаханәдән әтисенең хәлен белеште – үзгәреш юк, диделәр. Нәрсә булган икән соң?

    – Әни, мин кайттым, – дип кычкырды ул ишекне ачып керүгә.

    Реклама

    Тавыш бирүче булмады. Кыз башта кухняны карады, әнисен күрмәгәч, бүлмәгә үтте. Залда идәндә аңсыз яткан Иркәне күреп аңа атылды.

    – Әни, әни, җаным, ни булды? Миңа кара әле, әни. Бер сүз булса да дәш инде, әни, – дип җилтерәтте кыз тынсыз яткан әнисен.

    Аннан башы эшләп тизрәк ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә шалтыратты. Тиз килеп җиттеләр. Тик... ярдәм күрсәтергә соң иде инде.

    ...Русланның хәле көннән-көн алга китте. Табиблар аны үлем тырнагыннан йолкып алып калды. “Икенче туган көнең белән,  – диде аңа табиб та. – Хәзер бөтен нәрсә үзеңнән тора инде”.

    – Телефонны бирегезче, хатынга шалтыратып күңелле хәбәрне җиткерим, – дип үтенде Руслан.

    – Юк, әле сиңа сөйләшергә ярамый. Бераздан, – диде табиб.

    Зур булмаган шәһәрдә яшиләр бит. Иркәнең үлүе турында аларга мәгълүм иде инде. Шуңа бу темадан читләшергә тырыштылар. Бу юлы да табиб тизрәк палатадан чыгып китү ягын карады. Бераздан яшь кенә шәфкать туташы керде. Әле яңарак кына эшли башлаганда, ул бу хакта белми иде әле.

    – Зинһар, телефоныгызны биреп торыгызчы, хатынга шалтыратып кына алыйм. Хәлем яхшыра, дип кенә әйтәм. Борчылып тормасын, – дигәч, аны-моны уйламыйча иргә телефонын тоттырды.

    Бер шалтыратты Руслан, ике, өч тапкыр хатынының номерын җыйды. Тик җавап бирүче булмады. Тагын телефонын кая куйганын оныткандыр да, өй буйлап эзләп йөридер инде, дип Иркәсен күз алдына китереп елмаеп куйды ир. Тагын шалтыратты. Бу юлы телефонны алдылар, тик... хатыны түгел, кызы.

    – Әти?! Хәлең яхшырдымы әллә? Мин бик шат. Тизрәк өйгә кайт, әти, син безгә бик кирәк, – диде кызы.

    – Озакламам, кызым, кайтырмын. Кая, әниеңә бирче телефонны.

    – Әти, ни бит... Әни юк бит. Үлде. Синең хәлең начар булгач, борчымадык. Җидесен дә укыттык инде.

    Бу сүзләрдән соң тынсыз калды Руслан. Икенче яктан кызының әти, әти, дип өзгәләнгәнен дә ишетмәде. Үксеп-үксеп елый башлады. Шәфкать туташы аның кулыннан телефонын көчкә тартып алды да, табибны чакырырга йөгерде.

    Эшнең нидә икәнен белгән табиб шәфкать туташына карап башын гына селкеде дә, тынычландыру өчен укол кадарга кушты.

    – Кирәкми, минем тынычланасым килми. Яшисем дә килми. Үлгән булсам шунда, белми дә калыр идем, – дип кабатлады ир.

    Уколдан соң бераз тынычлангандай булды. Күзләрен түшәмгә төбәде дә бер сүз дәшми тик ятты.

    – Хәзер берни үзгәртеп булмый, соң инде. Син үзеңне сакла. Балаларың өчен. Буй җитсәләр дә, аларга әти кирәк. Болай борчылып син хатыныңны да тынычлыкта калдырмыйсың. Ул күктән барысын да күреп ята бит, – диде табиб.

    Тик Руслан аны күрмәде дә, ишетмәде дә. Түшәмгә текәлгән килеш тик ятты. “Бер генә кысып-кысып кочакла әле, дип җаннары тилмерде бит. Күңеле сизгән булган, күрәсең. Шунда кочаклап үпкән булсам, бер кырыем кителер идеме? Исән булса, терелеп кайткач кочагымнан чыгармас та идем”, – дип уйлады ул. Аның бите буйлап эре бөртекле күз яшьләре агып төште. Үкенечкә калды, үкенечкә, дип пышылдады ирнең иреннәре. Тик... соң шул инде, бик соң...

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: