erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Керим әле бүген төшләреңә, дип атаган Зөлфәт үзенең шигырен

Ошыйлармы? Фикерләрегезне көтәбез.

Беркөн мин Вк төркемендә бер шигырьгә тап булдым. "Керим әле бүген төшләреңә" дип атала ул.

Керим әле бүген төшләреңә

Ай нурында уйлар уйларбыз.

Кулны кулга тотынышкан килеш

Инеш буен бергә буйларбыз.

Без менәрбез чишмә тауларына

Каршыларбыз якты иртәне.

Кызарып чыккан кояш нурларында

Мин кочармын сөйгән иркәмне.

Керим әле бүген төшләреңә

Әйтим әле сиңа серемне.

Ай нурында салмак кына сузыйм

Сиңа багышлаган җырымны.

Караңгыны ай нурлары кисә

Төннәрдә дә якты нурлар бар.

Бергә булу өмете белән яшик

Чынга ашсын иде хыяллар.

Вк төркемендә үк танышып та киттек. "Зөлфәт исемле егет мин. Үземнең фирманы җитәклим.  "Атмосфера" фирмасының генераль директоры булам. Безне Татарстанда бөтен җирдә диярлек беләләр. Арча районы җитәкчеләренә аеруча таныш..Буш вакытта шигырьләр иҗат итәм. Кайберләренә көйләр дә язам", - диде ул.

Зөлфәт Галимуллинның 300дән артык шигыре, 80гә якын җыры бар икән. Көйләрен үзе дә язган, Фәрит Хатыйпов, Ильяс Киньягулов, Элвин Грей белән дә хезмәттәшлек итә. Соңгы җырларымны Элвин Грей башкарачак, ди. 

Телисеңме?

Телисеңме, су тамчысы булып

Алларыңа синең тамармын.

Кайнар кояш сине пешергәндә

Салкын яңгыр булып явармын.

Барыр юлларыңда син адашсаң

Синең янга юлны табармын.

Караңгы төннәрдә юлларыңда

Ай яктысы булып янармын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Синең сөюеңне мин тоймасам

Үрмә гөлләр кебек сулырмын,

Син кайгырма, сиңа авыр чакта

Синең янда һәрчак булырмын.

 

Вакыт

Бернәрсә дә элеккечә түгел,

Бар нәрсә дә корып сүтелде.

Бүген ашар кебек хыялларны

Көтеп күпме вакыт үтелде.

Вакыты да аккан сулар кебек,

Агалар да, һаман агалар.

Төзәлерләр дигән өмет яши

Вакыт үтү белән яралар.

Маңгайларга тирән сызык сызып,

Чәчләргә чал өстәп китәсең

Әле гомерең алда, дисең кебек,

Яхшылыкны өмет итәсең

Ләкин вакыт үзенекен итә,

Туктатырмын диеп уйлама.

Хыялыңны бүген эшкә ашыр,

Син өметсез гомер буйлама.

Бер вакытны куып тоталмабыз,

Бергә генә барыйк янәшә.

Әйдә инде, калма арттан, диеп

Гүя вакыт миңа эндәшә.

Ошыйлармы? Фикерләрегезне көтәбез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Бик матур шигырьлэр афэрин энем!

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X