Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Кесарев кисеме ясагыз, дип елап ялвардым» — Арчада яңа туган бала үлеме тикшерелә ("Интертат", Гөлнар Гарифуллина)

    Арча районы хастаханәсендә яңа туган сабый бала үлеме буенча тикшерү бара. Дежур табиб урынында булмаган, шул сәбәпле тулгактан соң суы киткәч, Диана Тазова аны җиде сәгатьтән артык көткән. Бу хакта баласын югалткан ханым "Интертат" хәбәрчесенә үзе сөйләде.

    Диана Тазова ире белән Биектауда яши. 2020 елның июнендә өйләнешкәннәр. Беренче балаларын көтеп, тиздән әти-әни булу хыялы белән яшәгәннәр. Балага узганчы инфекциягә анализлар биреп тә тикшеренгән, барысы да нормада булган.

    Биектауда яшәсә дә, Арчада бәбиләргә уйлаган, тугыз ай буе Арча табибы күзәтүе астында булган. Анда хастаханәдә иренең апасы да эшләгәнлектән, шулай яхшырак булыр дип уйлаган.

    «Түзәрлек чамам калмаган иде»
    25 февраль көнне көндез Диананы тулгак тота башлый. Ул көчәйгәннән-көчәя бара, тик аналык җиңсәсе җитәрлек ачылмый. Алты сәгатьтән, төнге унберенче яртылар тирәсендә Диананың суы киткән.

    Табиб иртәнге якта гына хастаханәгә килгән, Дианага операция ясап, баланы коткарырга тырышып караганнар, ләкин инде соң булган.

    — Тугыз ай буена минем йөклелек өзлегүсез узды, миндә дә, кызымда да бернинди патологияләр юк иде. Унберенче яртыда минем суым китте, бик авырттым ул мизгелләрдә. Су сарылы-яшелле иде, үтә күренмәле түгел иде. Аннары клизмага алып киттеләр, ләкин аналык тәки ачылмады. Бернинди дару да бирмәделәр, «авыртуны баса торган берәр укол ясарсыз, бәлки», дип сорадым. «Юк», диде. Мин акушеркага ышандым. Ул әйткән бөтен әйберне эшләп бардым. Дежур табиб бу вакытта хастаханәдә юк иде. Мин күз яшьләре белән «кесарев операциясе ясагыз, үзем таба алмаячакмын», дип елый-елый ялвардым. Ул миңа дорфа итеп: «Юк, әгәр мин караганны теләмисең икән, табибка шалтыратам, ул синең белән бүтәнчә сөйләшер», диде. Минем инде чыдарлыгым калмаган иде, ул минем тулгак вакытында аналыкны карамакчы иде. Мин хәтта аны да карата алмадым, идәндә аунадым, «тиз тор», дип кычкырды. Табиб иртәнге 8, я 9 да гына килә диде дә, юк булды.

    Түзәрлек чамам калмаган иде. Бала сусыз озак тора алмавын белсәм, әтигә булса да шалтыратыр идем. Мин акушерга ышандыммы, башым эшләми башладымы — аңламыйм. Әнигә «я үзем түзә алмый ычкынам, я бала үлә» ,дип тә әйттем инде.

    Реклама

    Башта акушер төнге 2 ләр тирәсендә килеп КТГ ясады, аннары иртәнге 5 нче яртыда килде. Кабат КТГ тоташтырды, баланың йөрәк тибешен эзләп, таба алмыйча, корсагымны дөбер-шатыр селкетә башлады. Аннары табибка шалтыратты. Мин инде экранда да йөрәк тибеше акрынаюын күргән идем, ул минутына 130-140 булырга тиеш, ә монда 95-96 ны гына күрдем. Табиб шул иртәнге алтынчы яртыларда килеп җиткәндер. Аппаратны үзгәртеп тә карадылар, барыбер йөрәк тибеше булмады. Аннары бер 15-20 минуттан табиб килеп, операциягә әзерләнергә кушты. Ниһаять дип, мин инде шатланып та куйган идем. Әнигә, иремә смс җибәрдем, мине кесаревка алып баралар дидем. Җиделәр тирәсендә операция өстәленә яткырганнардыр.

    Уннар тирәсендә палатада айнып киттем. Мин уянгач, табиблар барысы да яныма килде: дежур табиб та, мөдир дә, педиатр да, тагын кемдер бар иде. «Кулдан килгәннең барысын да эшләдек, коткара алмадык», диләр, — дип искә алды Диана ул михнәт кичергән мизгелләрне.

    «Бу диагнозларны беренче ишеттем…»
    Табиблар бала үлеменә йөкле чордагы авырулар тәэсире булган дип әйтә. Диана, әти-әнисе дә моңа ышанмый.

    — Башта миндә шок булды, аннары, нишләп шулай булды соң, 9 ай буе әйбәт булды бит, дим. «Диана, синең пиелонефрит, үпкәләрең белән дә проблемалар булган, әле ковид белән авыруың да ихтимал», диләр. Әле ниндидер җенси инфекцияне әйттеләр. Наркоздан соң башта әле дәшмәдем дә. Аннары гына каян килгән соң миңа бу авырулар дип, уйга калдым. Операция ясаган табиб йөклелекне башыннан алып азагына кадәр үзе күзәтте бит. Үпкә авырулары, ниндидер инфекцияләр турында да әйтүче булмады. Бу диагнозларны, гомумән, беренче ишетүем, сәламәт дип йөри идем үземне. Гайморит ише генә әйберләр булгалады инде. "Обмен картада" берни язылмаган иде. Иремнең апасы табибтан нинди авырулары дип сорарга килгән. Аңа йөклелек тарихын ачып, шулар-шулар дип санап күрсәткәннәр. Өстәп язылгандырмы, белеп тә, миңа әйтмәгәннәрдерме — аңламыйм. Ул бит инде обмен картада язылырга тиеш. Нәрсә булмас, Казанда табарга уйлаган булсам, башка табиблар миндәге проблемаларны белми калган булыр идеме алайса?! — дип гаҗәпләнә Диана Тазова.

    Дәвамын Интертаттан укый аласыз

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: