erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кешенең ниндилеге авыр чакта күренә. Без үзебезнең район халкы белән горурлана алабыз!

Сокланабыз сезгә һәм горурланабыз

Арча районы волонтерлары Алия Нигъмәтҗанова, Алсу Нуриәхмәтова, Гөлия Гарифҗанова, Алинә Латипова, Зөлфәт Кадыйров, Юлия Гайнетдинова исеменә махсус хәрби операция барган зонадан хәрби часть командиры подполковник О. Клещевников исеменнән Рәхмәт хаты килде.

“Хөрмәтле волонтерлар! Хәрби часть командованиесе исеменнән күрсәткән ярдәмегез өчен зур рәхмәт белдерәбез. Сез, Россия Федерациясенең җаваплы гражданнары буларак, илдәге хәлне аңладыгыз һәм Татарстан Республикасыннан мобилизацияләнеп килгән хәрбиләргә ярдәм күрсәттегез. Гаубица дивизионының бөтен шәхси сотавы исеменнән рәхмәт сезгә”, – диелә Рәхмәт хатында.

Волонтерлар үз исемнәреннән бөтен район халкына рәхмәтләрен белдерә. “Һәрвакыт безнең белән булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең матди һәм рухи ярдәмегездән башка боларның берсе дә булмас иде. Безгә ышаныч белдергәнегез, илебез өчен шундый катлаулы, авыр чорда ташламавыгыз өчен чиксез рәхмәтлебез. Бу рәхмәт хаты безгә генә түгел. Бу сезнең Рәхмәт хаты. Искиткеч халкы булган районыбызда яшәүчеләрнең барысына да, район хакимимятенә чиксез зур рәхмәт. Сезнең алда баш иябез! Кешенең ниндилеге авыр чакта күренә. Без үзебезнең район халкы белән горурлана алабыз!”

Әнә шундый тыйнак, изге күңелле, ярдәмчел ул безнең волонтер егетләр һәм кызларыбыз! Алар оештыра, халык кушыла. Ә оештыра белү – үзе бар кешенең дә кулыннан килми торган сәләт. Үз эшләре, шәхси тормышлары турында да беразга онытып, районда нинди зур эш җәелдерделәр. Зөлфәт Кадыйров шәхсән үзе хәтта ике тапкыр гуманитар ярдәмне махсус хәрби операция барган зонага илтә барды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сокланабыз сезгә һәм горурланабыз сезнең белән, Алия, Алсу, Гөлия, Алинә, Зөлфәт, Юлия! Һәрберегезгә исәнлек-саулык, бәхет телибез.

– Безгә анда ашау-эчүән бигрәк якташларыбызның безне онытмавы, искә алып ярдәм итәргә әзер торуы кыйммәт, – диләр махсус хәрби операция барган зонадан кыска вакытлы ялга кайткан якташ егетләребез.

 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X