erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Кеше бул инде, Шакир абый!”

Егерме бер ел район газетасы мөхәррире булган Шакир абый Гафаров белән бергә эшләргә туры килмәде. Әмма авыл хәбәрчесе буларак мин аның белән таныш идем.

Соңрак янәшә йортларда яшәргә туры килде, ишегалдында җәй буе шахмат уйный идек.

Шакир абый заманында райком секретаре да булып эшләгән, партия рухы күзәнәкләренә сеңгән, әмма юмор хисен, гадилеген югалтмаган, кызыклы шәхес иде.

Редакция ул елларда элекке байның ат абзарында урнашкан иде. Диварлары калын, җәйге эсселәрдә салкынча, кышкы салкыннарда җылы була иде. Кабинетларның өске өлешләре ачык, бүлмәләрдә сөйләшкәннәр башкаларга ишетелеп тора.

Бервакыт Шакир абый почта җитәкчесе Нәҗип абый Хөснетдиновка шалтырата.

– Нәҗип! – ди Шакир абый.

– Әү? – ди күрше бүлмәдә утырган Нәҗип Мадьяров.

– Хәлләрең ничек?

– Әйбәт!

Бөтен редакция эч катып көлә башлый. Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алган Шакир абый да аларга кушылып көлә.

Бер хезмәткәр башка эшкә күчәргә уйлый. Гариза язып мөхәррир янына керә.

– Җибәрә алмыйм, син монда кирәк, – ди Шакир абый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Шакир абый, кеше бул! – дип ялына бу.

Бер айдан теге иптәш яңа эшне ошатмый, кире кайта.

– Синең урынга кеше алдык инде, –дигән җавап ишетә.

– Шакир абый, кеше бул! – дип ялвара теге. Билгеле инде, кире ала мөхәррир, чөнки тегенең урыны буш тора.

Кырыс та була белгән Шакир абый.

Икенче бер хезмәткәр больничныйга китә. Бик хирыс балыкчы иде ул. “Иртүк торып кармакларны алдым да, аулак урамнан су буена төшеп барам. Шулвакыт чатта каршыга Шакир абый килеп чыкмасынмы?!” Мөхәррир бер сүз дәшми үтеп китә. Хезмәттәшебездән балык кайгысы кача. Әмма эшне төзәтергә соң була инде. Икенче көнне аны профсоюз җыелышына чакырып, больничныйны түләмәскә, дигән карар чыгаралар.

– Мин ялга үзебезнең авылга кайткан идем, – дип искә ала ул елларда корректор булып эшләгән Надия  апа. – Ял көнне буран чыкты, дүшәмбе иртән дә басылмады. “Шакир абый, бүген бармый калсам, ярамас микән, ике арада бернәрсә дә йөрми бит!” – дип телефоннан шалтыраттым.

 

“Җәяү киләсең инде, синең аркада газетаны чыгармый кала алмыйбыз. Газета чыкмаса, беребезнең дә кирәге калмаячак!”

Арчага буранда җәяүләп килгән Надия апабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X