erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кеше коронавируска каршы вакцинадан үлә аламы?

Вакцина ясату бар кешегә мәҗбүриме?

Соңгы вакытта һәр ел “сюрприз” алып килә башлады. Иң кызганычы, күңелле түгел.

Узган ел бик күп кешенең гомерен алып киткән заман чире коронавирус белән үзәкләрне өзеп күңелгә кереп калса, быел аңа каршы вакцина кадату “проблема”сы килеп туды. Нигә проблема, яхшы бит инде, диярсез. Анысы шулай, шик юк. Тик социаль челтәрләрдә Арчадан бер укытучыны коронавируска каршы прививка ясатканнан соң үлгән, дигән сүзләр таралды һәм бу хәбәр кешеләрне борчуга салды.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан һәм кайбер башка сораулар белән без Арча үзәк хастаханәсе баш табибы вазыйфаларын башкаручы Фәридә Сабировага мөрәҗәгать иттек.

– Фәридә Рәисовна, кеше коронавируска каршы вакцинадан үлә аламы? Аңлатма биреп китсәгез иде?

Вакцинада бернинди төрдә дә коронавирус юк. Һәм ул коронавирус белән авыру китереп чыгара да алмый. Вакцина составындагы матдәләр организм өчен куркынычсыз, алар иммун системасына тәэсир итүгә булыша һәм инфекциядән саклаучы антитәнчекләр эшләп чыгара.

– Вакцина барлык кешегә, һөнәре буенча кем генә булмасын, мәҗбүри ясаламы, әллә кешенең теләге беләнме?

– Кеше үз теләге белән ясата. Шул ук вакытта ул аерым төр кешеләрнең илкүләм привикалар календарена кертелгән. Бу медицина, мәгариф, халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм күпфункцияле үзәк оешмалары хезмәткәрләренә, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында эшләүчеләргә, хроник авырулары булган кешеләргә, транспорт һәм энергетика, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, вахта методы белән эшләүчеләр, волонтерлар, хәрбиләр, хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшләүчеләргә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, 18 яшьтән өлкәнрәк булган көллият һәм югары уку йортлары студентларына, хәрби хезмәткә чакырылучыларга кагыла.

– Димәк, хроник авырулары булган кешеләргә дә вакцина ясатырга ярый?

–  Әйе. Вакцина ясатканнан соң барлык саклык чараларын үтәргә кирәк. Чөнки организм иммунитет формалашу этабы аша үтәчәк. Бу чорда җәмәгать урыннарында булмаска, туңмаска һәм үзеңне һәрьяклап сакларга кирәк.

– Берара 60 яшьтән өлкәнрәкләргә вакцина ярамый, дигәннәр иде. Аннан бу фикер үзгәрде. Моны ничек аңлатасыз?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы “Спутник V”не 60 яшьлекләргә, аннан өлкәнрәкләргә дә ясатырга ярый дип тапты. Өлкәннәр риск зонасында, нәкъ менә аларда авыру катлаулана, үлгән очраклар да ешрак була.  

Коронавирус белән авырган кеше прививка ясата аламы? Алса, авырганнан соң күпме вакыт үткәч рөхсәт ителә?  

– Әгәр кеше коронавирус белән авырган булса, прививканы 6 айдан соң гына ясатырга ярый.

– Прививка ясатыр алдыннан тикшерү үткәрәләрме? Ягъни, ярыймы аңа ясатырга, юкмы – анализлар алалармы?

– Вакцина ясатыр алдыннан табиб тикшерүе мәҗбүри. Ул температураны, кандагы кислород микъдарын үлчи, эпидемиологик анамнез, ягъни ул авырулар белән элемтәгә кергәнме, чит төбәкләргә чыкмаганмы һәм башкалар, җыя, тамакны тикшерә. Шуларның нәтиҗәләре нигезендә табиб-белгеч вакцинация ясатырга ярыймы, юкмы икәнне билгели. Табиб сезгә вакцинаның мөмкин булган тәэсирләре турында сөйләячәк һәм сез үз теләгегез белән вакцина ясатуыгыз турында язма калдырасыз.

– Прививка җиңел үтәме? Кеше үзендә нинди үзгәрешләр сизәргә мөмкин? Ялгышмасам, ул бер тапкыр гына ясалмый бит әле?

– Вакцина ясатканнан соң беренче–икенче тәүлектә нәкъ грипп белән авыргандагы кебек туңдырырга, тән температурасы күтәрелергә, хәл булмаска, баш авыртырга мөмкин. Әмма алар алдагы өч көндә уза. Вакцина ясатканнан соң 3 көн дәвамында вакцина кадаткан урынга су тидермәскә, сауна, мунчага кермәскә, алкогольле эчемлекләр кулланмаска, авыр эшләрдән читләшергә тәкъдим ителә. Аннан соң бу халәт үтеп китә. Вакцина ясатуның ике этабын үткәннән соң гына иммунитет 2-3 атна эчендә формалашырга тиеш.

Районга күпме вакцина кайтты? Күпме кеше привика ясатты инде? Аны ясату өчен ничек һәм кайда язылырга кирәк?

– Бүгенге көнгә район 140 доза вакцина алды. Бүгенге көнгә 65 кеше вакцина ясаткан, шуларның 24е ике катын да. Прививка ясатырга теләүчеләргә участок табибына, авылларда фельдшер-акушерлык пунктларына  мөрәҗәгать итәргә кирәк. Арча хастаханәсе телефон номеры: 3-16-03. Эш вакыты дүшәмбедән җомгага кадәр 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр. Төш вакыты 12 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничек инде вакцина авырту китереп чыгармасын, вакцинада авыртунын кочсезлэндерелгэн варианты организмга кертелэ, жинелчэ генэ авыру уза , шуннан иммунитет барлыкка килэ дип укыттылар безне, бэлки ул гомердэн сон медицина бик алга киткэндер, мин генэ артта калганмындыр ахрысы!

    Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

    2
    X