erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кеше яшәгән иң салкын урын кайда?

Саха-Якутиянең иң көн чыгышындагы бу авыл Индигирка елгасы ярында урнашкан.

Оймякон - кеше даими яшәгән иң салкын урын.

Монда 500 дән артыграк кеше яши. Аларның күпчелеге - болан үрчетүчеләр, мал караучылар, балыкчылар. Яшәү шартлары биредә шәһәрдәгендән бер дә ким түгел. Авылда кибет, икмәк пешерү цехы, балалар бакчасы, мәктәп, музыка мәктәбе, банк бүлекчәсе бар. Иң суык ай - гыйнварда һава температурасы -46 градуска җитә. Мәгълүматлар буенча, 2016 елда монда термометр баганасы хәттә -86 градуска кадәр төшкән. Җәен монда - ак төннәр, ә кышын иң кыска көн 4-5 сәгать тәшкил итә. 
   Шунсы кызык, якут теленнән Оймякон туңмый торган су дип тәрҗемә ителә. Авыл янында гына кайнар чишмәләр ургыла икән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/common_material/Keshe-yash-g-n-i-salkin-urin-kayda-484944/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X