Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кешечә сугарга ярамадымы?

    “Без сугышта юлбарыстан көчлебез”...

    Татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукай: “Без сугышта юлбарыстан көчлебез”... дип язган. Моның шулай икәнлеген татар ир-егетләре Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары белән тагын бер тапкыр расладылар.

    Наласада туып-үскән Малик Хәкимовны хәрби хезмәткә алганда 18 яше дә тулмаган була әле. 1943 ел. Беренче чыныгуны Курск дугасы бәрелешләрендә алырга туры килә аңа. Чын мәхшәргә эләгә ул. Малик Хәкимов төзәүче булган туп расчеты дошманның берничә танкын сафтан чыгара.

    1943 елның декабрь азагында аларның туп батареясы беркетелгән җәяүле гаскәр дошманның танк колоннасы һәм аларга ышыкланган җәяүлеләр һөҗүменә каршы тора. Дошман ике көн дәвамында 9 тапкыр һөҗүм итеп карый. Безнең тупчылар һәр һөҗүмне кире кагып, фашистларны чигенергә мәҗбүр итә. Пушкалары җимерелгәч, кул сугышына күчәргә туры килә. Якташыбыз дүрт дошманның башына җитә. Шушы батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр.

    Наласа батыры бик көчле егет була. Бервакыт командиры аны “тел” алырга җибәрә. Бик  хәтәр эш бу, һәр адымда үлем сагалап тора. Дошман минасына эләгергә дә мөмкинсең, чәнечкеле тимерчыбык аша үтәргә дә кирәк. Төн, караңгы. Малик бу тоткарлыкларны исән-имин үтә,  дошман блиндажы янына килеп яшеренә. Бераздан ишек ачыла, бер немец чыгып, читкәрәк китеп, кече йомышын башкарырга керешә. Малик шыпырт кына арттан якынлашып дәү йодрыгы белән фрицның каскасына томыра. Киселгән агач кебек ава теге, Маликка аны капчыкка салып алып кайтырга гына кала.

    “Тел”не алып кайтып командир алдына  сала Малик. Капчыктан бушата тегене, әмма селкенми дә бу, башына томырганда ук җан-тәслим  кылган бичара.

    Мактау урынына командирдан шелтә сүзләре ишетергә туры килә: “Татарин, кешечә сугарга ярамый идемени?” – дип сүгә. Аны да аңлап була, чөнки “тел”нең телен ачып, каршы якның серләрен тизрәк беләсе килә. Ул командирдан да югарырактагылар шуны таләп итә бит.

    “Төзәлергә” мөмкинлек бирәләр аңа. Яңадан барып, монысында инде ипләбрәк сугып алып кайтып бирә “тел”не.

    Габдулла Тукайный “Без тынычта аттан артык эшлибез” дигән шигырь юллары да халкыбызга бик тә туры килә. Авылдашыбыз, күршебез Сәфәр абый дәү гәүдәле, көч-куәтле кеше иде. Яшьрәк чагында баһадирларга тиң булган инде ул. Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт армиясендә булган. Себер якларындамы, вагоннарга шпал төягән. Миңа аның хезмәт кенәгәсен күрергә туры килгән иде. Смена нормасын 500 процентка кадәр үтәгән! Премияләр, рәхмәтләр күп язылган иде анда.

    Реклама

    – Бер сменада бер вагонны берүзем төяп бетерә идем, – дип сөйләгәне булды. – Ышанмыйча комиссияләр белән килеп карадылар.

    Сәфәр абый балта остасы иде, без, малайлар, аның балтасыннан очкан йомычкаларны кызыксынып карап тора идек.

    “Тик бер бурыч ил алдында:

    Тар-мар итеп дошман көчләрен.

    Илдән куу...

    Иптәш, ә син бүген

    Фронт өчен нәрсә эшләдең?” – дип язган патриот шагыйрь “Нәрсә эшләдең” дигән шигырендә. Безнең якташлар фронтта да, фронт өчен дә барын да эшләгәннәр.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: