Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Кешене төеннәр кулланып сихерләсәләр, аның хәтере начарлана һәм ул теләгән нәрсәсен эшли алмый башлый»

    Ислам галиме, Казан Ислам институты мөгаллиме, «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән ислам диненең халык арасында шактый шау-шу тудырган сихер галәмәтләре хакында сөйләштек.

    – Алмаз хәзрәт, күпләр сихер белән кызыксынмый. Әмма сихер һәм сихерчеләргә кагылышлы имеш-мимешләрнең дә тукталганы юк.
    – «Сихер» безнең телгә гарәп теленнән кергән сүз. Аны икенче төрле бозым дип тә атыйлар. Гарәпләр элекке вакытта сихер дигән сүзне күзгә күренмәгән һәм сәбәбе яшерен булган нәрсәләргә карата кулланган. Ислам галимнәре аңлатуынча, сихер ул – әфсен-төфсеннәр укып, төеннәр ясап шайтаннар белән элемтәгә чыгу һәм аларга бер кешегә зарар китерү өчен мөрәҗәгать итү. Кыскача әйткәндә, сихер ул – шайтаннар белән бәйле гамәл.

    – Әгәр сихер бар икән, Ислам дине бу нәрсәне читләтеп узмаска тиеш дип саныйм.
    – Сихернең булуын һәм аның зарарын Ислам дине таный. Бу хакта Коръәндә, «Бәкара» сүрәсенең 102нче аятендә ачыктан-ачык хәбәр ителә. Аллаһ Тәгалә бу аятьтә сихер белән шөгыльләнүче һәм аны кешеләргә өйрәтүче шайтаннарны кәфер булдылар дип әйтә. Шулай ук хәдисләрдә әйтелгәнчә, сихер белән шөгыльләнү катгый хәрәм кылынган җиде зур гөнаһның берсе булып тора. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) әйтте: «Кешене һәлак итүче, ягъни җәһәннәмгә кертүче җиде зур гөнаһтан сакланыгыз». Кешеләр әйтте: «Йә Аллаһның илчесе! Ул нинди гөнаһлар соң?» Ул әйтте: «Аллаһка берәр затны тиңдәш кылу, сихер белән шөгыльләнү, Аллаһ үтерергә хәрам кылган җан иясен хаксызга үтерү, рибадан кергән байлыкны һәм ятим баланың байлыгын ашау, сугыш кырыннан качу һәм пакь мөэминә хатыннарны зина кылуда гаепләү» (Бохари, Мөслим хәдисләр җыентыгы).

    – Сихер ясауның, бәлки, үз «технологиясе» бардыр?
    – Сихерче, сихер-бозым ясый алсын өчен, шайтанга табынырга һәм аңа якынайта торган бер зур гөнаһ эшләргә тиеш. Мәсәлән, Коръәнне таптарга, аны нәҗес белән пычратырга, кара әтәчне яки сарык бәрәнен шайтан ризалыгы өчен чалырга, тәһарәтсез һәм госелсез озак вакыт юынмыйча йөрергә тиеш. Шушы гамәлләрне кылганнан соң, шайтан аңа шушы гөнаһлы эштә ярдәм итә башлый.

    Сихер-бозымның ничек ясалуына тукталсак, аны бауларга төеннәр бәйләп һәм шуларга шайтаннардан ярдәм сорый торган әфсеннәр укып ясыйлар. Аллаһ Тәгалә бу хакта «Фәләкъ» (Таң) сүрәсенең 4нче аятендә хәбәр итте: «Син әйт: «Мин төеннәргә өреп сихер ясаучы хатыннарның зарарыннан таңның Раббысы булган Аллаһка сыенам». Әгәр дә берәр кешене төеннәр кулланып сихерләсәләр, аның хәтере начар­лана һәм ул теләгән нәрсәсен эшли алмый башлый. Мәсәлән, ашыйсы килеп ризыкка тотынгач, ашау теләге бетә, хатыны белән булырга теләгәч, якынлык кылу теләге сүрелә, берәр дөньяви эшне эшләргә теләк уянгач, эшлисе килми башлый. Ягъни кешедә яшәү һәм эшләү дәрте юкка чыга. Шулай ук сихерне кешенең чәчен, тырнакларын һәм тир исе сеңгән киемен кулланып та ясыйлар.

    – Сихерне нинди максатлар белән ясыйлар һәм ул кешегә ничек тәэсир итә?
    – Гадәттә, сихер-бозым көнче кешенең яки дошманыннан үч алырга теләүче кешенең үтенече белән ясала. Сихернең кешегә тәэсир итү рәвеше төрле. Кайбер кеше сихер тәэсирендә акылдан яза, хәтерен югалта, төшенкелеккә бирелә, тәнендә хәле юкка чыга, һәр төнне куркыныч төшләр күрә, даими башы авырта, кешеләр белән аралашмый башлый, колагына чит тавыш­лар ишетелә, бер сәбәпсез елый һәм курка башлый, хатын-кыз балага уза алмый.

    Реклама

    – Ни өчен кеше сихергә дучар була?
    – Күп очракта сихер Аллаһтан һәм Аның диненнән ерак булган кешеләргә тәэсир итә. Әгәр дә адәм баласының Аллаһ Тәгалә белән дога, намаз һәм Коръән уку, зекер-тәсбих әйтү аркылы элемтәсе булмаса, аңа сихер-бозым эләгергә мөмкин. Хатын-кызларның күз тиюгә һәм сихергә дучар булулары да күп очракта урамда гаурәтләрен кап­ламыйча йөрүләре белән бәйле. Шулай ук сихер тәһарәт һәм госел алмыйча йөргән кешегә дә җиңел эләгә. Шуның өчен дә ир белән хатын җенси мөнәсәбәттән соң госел алып пакьләнергә тиешләр.

    – Сихердән котылуның һәм аннан саклануның юллары бармы?
    – Моның өчен намаз һәм Коръән укып, догалар кылып Аллаһка ялварырга һәм Аның белән элемтәне ныгытырга кирәк. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) әйтте: «Сезнең өчен ике нәрсәдә шифа бар: балда һәм Коръәндә» (Ибен Мәҗәһ хәдисләр җыентыгы). Шулай ук үзендә сихер барлыгын сизгән кеше һәрвакытта да тәһарәтле йөрер­гә, биш вакыт намаз укырга, бик күп зекер-тәсбихлар әйтергә һәм хәрәм гамәлләрдән вә ризыклардан тыелыр­га кирәк. Шунсыз сихердән котылып булмый. Шулай ук сихердән саклануның юллары да бар. Мәсәлән, «Бәкара» («Сыер») сүрәсендәге «Аятел-көрси» (255нче аять), «Әмәнәр-расүл»не (285-286нчы аятьләр) уку, иртә-кич «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен уку. Моннан тыш өйдән чыкканда, өйдә булганда, йокыдан торгач һәм йокларга яткач зекер-тәсбихләр әйтү. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) әйтте: «Әгәр дә бер кеше һәркөнне иртән вә кичен өч тапкыр: «Бисмилләәһил-ләзии ләә йәдурру мәгасмиһи шәй’үн фил-әръдый вә ләә фис-сәмәәәи вә һүәс-Сәмиигүл-Галиим» (Аллаһның исемен телгә алам. Аның исеме әйтелгәч, җирдә һәм күктә бернәрсә дә зыян китерә алмый. Ул Ишетүче һәм бөтен нәрсәне Белүче Зат), – дип әйтсә, аңа ул көнне бернәрсә дә зыян китермәячәк» (Тирмизи хәдисләр җыен­тыгы). Икенче бер хәдистә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) шулай диде: «Кем дә кем, берәр җиргә туктагач, «Әгуузү бикәлимәәтил-ләәһит-тәәммәәти мин шәрри мәә халәко» (Мин Аллаһның камил сүзләренә Ул барлыкка китергән нәрсәләрнең зарарыннан сыенам), – дисә, шул урыннан киткәнчегә хәтле аңа бернәрсә дә зарар китермәячәк» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).
    Моннан тыш гыйлемле, Коръәнне дөрес укучы, Ислам дине кануннары белән яшәүче тәкъва өшкерүче кеше янына барырга мөмкин.

    – Өшкерүчегә барганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
    – Өшкерүче кеше биш вакыт намаз укучы, динне белүче, Коръәнне дөрес укучы, хәрәмнәрдән сакланучы тәкъва кеше булырга тиеш. Әгәр дә ул Аллаһның әмерләрен үтәмәсә, хәрәм гамәлләрдән тыелмаса һәм Коръәнне дөрес укымаса, аның өшкерүеннән файда булмаячак.
    Өшкерүчеләр арасында күрәзәчелек кылучы кешеләр дә бар. Әгәр дә ул үзенең янына килгән кешенең элекке вакытта нинди авырулар белән авырганлыгы, үткән тормышы һәм сихер-бозымны кем ясавы турында хәбәр итсә, бу дөрес өшкерүче түгел, ә шайтаннар белән эш итүче күрәзәче яки ялган сөйләүче кеше була. Андый кеше янына сихер-бозымнан һәм күз тиюдән дәвалану өчен барырга ярамый.
    Дөреслектә, күрәзәчелек кылучы өшкерүчеләр бик күп туганнарның, күршеләрнең, килен-каенананың һәм ир белән хатынның арасын бозып бетерде. Аларның бөтенесе дә бер үк сүз сөйли: «Сиңа сихер-бозымны фәлән күршең, фәлән туганың яки фәлән кеше ясаган». Алар янына барган кеше файда урынына зыян гына күрә һәм, күрәзәченең сүзенә ышанып, туганнарыннан, күршеләреннән шикләнә башлый һәм алар белән дошманлашып бетә. Аллаһ Тәгалә барчабызны да сихер-бозымнан, күз тиюдән һәм көнче кешеләрнең зарарыннан сакласын, тормышыбызны, ил-көннәребезне хәерле, тыныч вә имин кылсын. Амин!

    Әңгәмәдәш – Рамазан Кәбиров

    http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/keshene-tennr-kullanyp-sikherlslr-any-khtere-nacharlana-m-ul-telgn-nrssen-eshli-almyy-bashlyy

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: