erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кесмәс буе талантлары бер сәхнәдә

Оештыручылврга зур рәхмәт.

Туган ягына мәдхия җырлаучы, җыр- моңга гашыйк, белем алган мәктәбен олылаучы, сәләтле үзешчән җырчы Илшат Мәһдиев Кесмәс буе талантларын бер сәхнәгә җыйды. 
  Сикертән мәдәният йортында "Моңлы Кесмәс буйлары" исеме астында бәйге-концерт узды. Бәйгедә Курса Почмак урта мәктәбе, Сеҗе төп мәктәбе, Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укучылары нәфис сүз, вокал, бию номинацияләрендә көч сынашты. Концерт өлкән буынның талантлы җырчылары Баһаветдинов Мидхәт, Минһаҗев Мөдәрис, Шәмсетдинов Хакмулла, Котдусов Ренат абыйлар, Набиуллин Разил, Минһаҗева Равия һәм Салихова Рәмия апаларның искиткеч җырлары белән үрелеп барды. Өлкән буынның барлык катнашучыларына район мәдәният идарәсе җитәкчесе исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. 
   Бәйгенең төп оештыручысы, идея авторы, спонсоры, мәктәбебезнең укучысы Илшат Мәһдиев һәрбер укучыга грамоталар, дипломнар,  истәлекле бүләкләр тапшырды һәм соңыннан үзенең моңлы тавышы белән тамашачыларга "Сикертәнем" җырын бүләк итте. 
    Һәрбер катнашучы исеменнән Илшат Мәһдиевкә һәм аңа булышучы Гөлшат Зәйнетдиновага олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сездәй туган ягына мәдхия җырлаучы, өлкәннәрне хөрмәтләүче, белем алган мәктәбен олылаучы егетләр һәм кызлар күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз. 
   Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Шәмсемөхәмәтова.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X