erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

КФУ профессоры язның кайчан киләчәген фаразлады

Якын арада җылы һава торышы һәм җепшек кар көтелә.

Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев кышның соңгы ун көненә һава торышын фаразлады.

Переведенцев аңлатуынча, Татарстанда кышкы айларда нигездә Төньяк Атлантикадан килгән циклоннар һәм атмосфера фронтлары өстенлек итте, шуңа күрә кыш  карлы һәм җылы килде.

“Һава температурасы кыш буе диярлек климат нормасыннан югарырак булды, әмма февральдә ул тагын да югарырак күтәрелде. Февраль ае өчен уртача температура – 10 градус салкын, әмма быел ул климат нормасыннан якынча 8 градуска югары булды. Якын көннәрдә температура, киресенчә, үсәчәк, юеш кар көтелә”, - диде Юрий Переведенцев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Метеоролог билгеләп үткәнчә, безнең җирлектә март кыш ае санала, әмма ул салкын булыр дип көтелми. Кар апрель урталарына эреп җетәргә тиеш.

Гидрометеорология үзәге билгеләп үткәнчә, иртәгә 4 градуска кадәр салкын, ә җомга көнне – 1 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Шимбә көнне 1 градуска кадәр җылы булуы һәм җепшек кар явуы фаразлана.

Арча гидрометеоролгия үзәге хәбәр итүенчә, иртәгә, 17 февральдә томан булуы көтелә. Ял көннәренең карлы, буранлы булуы көтелә. Температура +2..-3 градус булыр дип көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X