Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Хафага бирелмик, әмма сакланыйк

    ​​​​​​​Илнең баш санитар табибы Анна Попова Россия халкы гадәти саклану чараларын үтәми икән, йогышлы чир үсәчәк, ә саклану чаралары – битлек һәм антисептиклар җитәрлек күләмдә бар, ди.

    Реклама

    Белгечләр коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны турында сөйли башладылар. Кайберәүләр беренче дулкын бара, инфекция яңадан күтәрелеш кичермәячәк, дигән фикердә. Владимир Путин яңадан карантин кертелмәячәге турында вәгъдә итә. Россия Президенты илдәге коронавирус белән бәйле хәлне игътибарда тотарга кирәклеге белән килешә, әмма ул каты чаралар кабул итүгә каршы.

    Дөрестән дә, Арчада да даруханәләрдә, кибетләрдә, тегү салоннарында, гомумән, халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында саклану чаралары бар. Мәсәлән, битлек юк икән, шунда ук сатып алып киеп куя аласың. Аларны кыйммәт бәягә сатмаска гына кирәк. Бер үк төрле битлекләрне кибетләрдә 3 сумга һәм хәтта 30 сумга да саталар. Ә алар бизнес чыганагы булырга тиеш түгел, минемчә. Берьюлы районның яшьләр бүлеге урамда битлекләрне бушка өләшүне оештырды. Халык сөенә-сөенә алды. Берәү кибеттә: “Элекке байлар битлекне бушка бирерләр иде”, – ди. Быел язын үзем дә азык-төлек кибетендә, битлекне бушка дип белеп, сумкама тыгып куйдым. Бактың исә, ул бушка булып чыкмады. Хәзер ияләндек инде. Түләп аласын беләбез. Ә-ә, онытып торам, җәен Арчаның “Кулинария” кибетендә (җитәкчесе Нурия Гыймадиева) битлексез кергән идем, үзләре ясаган битлекне кидертеп куйдылар. Бушка. Күңелгә рәхәт булып китте. Арчадагы “Раифа” ширкәте җитәкчесе Ясминә Шәфикова: “Заказ булса, төп эшебездән тыш, бәздән битлекләр тегәбез, – диде. – Менә бүген дә  битлек тегү белән мәшгульбез, 5 меңлек заказны кабул итеп алдык”.

    Малай белән автобус тукталышында басып торабыз. Йөрәк жу итеп китте. Баланың бит битлеге юк! Ә автобуска битлексез керергә ярамый. Җәяү тәпиләрбезме икәнни?! Битлек турында сүз чыккач, бала да куркынып куйды. Аннан рәхәтләнеп елмайды. Кесәсендә бар икән. Ә үзең белән битлек булмау ул, чыннан да, проблема. Арча станциясенә поездга төшәр өчен автобус көткәндә кесәңдә битлегең булмаса, поездга соңга калуыңны көт тә тор. Халыкка хезмәт күрсәтү урынында клиентларга тәкъдим итәрлек саклану чаралары булырга тиеш. Клиентны, битлегең юк дип, кире борып чыгару ул, дөрес гамәл түгел. Без бу турыда “Арча АТПсы” җитәкчесе Рүзәл Гәрәев белән дә сөйләштек. “Бездә шәһәр эчендә йөрүче автобусларда 5 сумнан автобуста маскалар бар”, – диде ул.

    – Коронавирустан куркырга, хафага бирелергә кирәкми, – дип киңәш итә район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова. – Авыру билгеләре сизелүгә үзеңнең участок табибыңа килергә кирәк. Район поликлиникасында табиблар иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 6га кадәр кабул итә. Эш сәгатьләреннән соң “Ашыгыч ярдәм” бригадасын чакыртырга була. Табиб авыруны тикшереп, дәвалау схемасын тәкъдим итә. Вакытны сузарга, үзлегеңнән дәваланырга ярамый.

    Кеше хәзер аптырашта: азрак төчкерә, йөткерә башласа да, миндә коронавирус түгелме икән, дип шикләнә. Гадәти салкын тиюме, әллә коронавирусмы – каян белергә?

    Моны бары тик табиб кына ачыклый. Кичекмәстән белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

     “Роспотребнадзор”ның Биектаудагы төбәк җитәкчесе Эльвира Салкова:

    – Коронавирустан саклану буенча әлегә яңалыклар юк, – дип сөйли. – Әмма саклану чараларын йомшартырга ярамый, аларны төгәл үтәргә кирәк. Битлекләрне еш алмаштырырга, юарга киңәш ителә. Гриппка каршы прививка ясатырга кирәк. Ул иммунитетны – йогышлы чирләргә каршы торучанлыкны ныгыта. 65 яшьтән узганнарга кеше күп җыелган урыннарга барудан тыелып торырга. Кибет, базарларга, сәүдә урыннарына, транспортка битлек киеп керергә. Ресторан, кафе, мәдәният учакларында урыннарның 70 проценты гына тулы булырга тиеш. Мәсәлән, 50 кешелек кафе икән, анда 30 кеше генә ял итсен. Кеше арасында 1,5 метр ара саклансын. Кулларны сабынлап юып торырга. Тиешенчә йокларга, дөрес тукланырга (яшелчә, җиләк-җимеш кулланырга), саф һавада булырга, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк.

    Ә кайбер кибетләрдә битлексез сатып алучыларны күрергә мөмкин әле.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: