erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хаҗи әфәнде өйләнә

Халык спектакльләрне кирәксенми башлады, аңа дөмбер-шатыр эстрада концертлары булсын, ди театрдагы кайбер үзешчәннәр.

Әмма мин бу фикер белән килешмим. Ә менә: “Шулкадәр ялкау-

ландык, хәтта кичен өйдән чыгып китәсе килми. Театрга, я булмаса концертка барырга да авырыксынабыз! Баргач, ярый әле бардым, дип куанып кайтабыз”, – дигән фикер белән килешәм.

Бер шимбәдә район Мәдәният йортында “Җидегән чишмә” халык театры коллективы Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектак-ле премьерасын уйнады. Рәхәтләнеп карадык.

Арча халкы “Җидегән чишмә” халык теат-ры үзешчәннәре уйнаганны ярата. Зал тамашачы белән шыгрым тулы иде. “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектаклен караган саен аны тагын өр-яңадан кабул итәсең. Чөнки төрле коллективлар уйный. Спектакльне сәхнәгә Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, режиссер, актер Азат Зарипов куйды. Соңыннан Азат әфәнде белән дә сөйләштек.

– Мин бу коллектив белән өч ел эшлим, – дип сөйләде ул. – Коллективны күптән беләм. Уйнаганнарын гел күзәтеп тордым. Сәләтлеләр, ышанычлы коллектив. Бергә эшли башлагач, үзара дуслыклары сокландырды. Арчада яшьләр спектакль уйнарга бик атлыгып тормыйлар икән. Монысы начар. Репетициягә җыелулары кыенрак. Эш кешеләре бит. Кемнең эш сәгате ничек. Гомумән, Арча теат-ры коллективы белән рәхәтләнеп эшләп була. “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакленә килгәндә, күп сүзлелектән качтык, сәхнәне әсәрдәгечә түгел, үзебезчә эшләдек, бер абыстайны гына кәләш киемендә киендермәдек, алар берничә булды, яшь кәләш дип башы әйләнгән хаҗи әфәнденең күзенә әллә ничә кәләш күренә бит аның...

“Хаҗи әфәнде өйләнә” әсәре егерменче гасыр башында бик күп театрларда сәхнәләштерелә һәм бүген дә ул тамашачы тарафыннан яратып карала. Комедияне халык ярата. Төп роль Юныс хаҗины уйнаган  Харис Сафин:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин күбрәк мелодрама уйнарга яратам, – дип сөйли. – Драма йөрәккә якынрак кебек. Мәсәлән, Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” кебегрәк пьесалар... Ә менә “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектаклендәге рәхәт, мул тормыштан азган карун Юныс хаҗи минем эчке дөньяма туры килми.

...Сәхнәгә Хаҗи әфәнде чыкты. Харис Сафин бигрәкләр дә килештереп уйный. Артист халкына төрле рольне башкару осталыгына ия булырга кирәк шул. Шулай ук аның хатыны ролендә Гөлсинә Зәкиева, хаҗи әфәнде өйләнергә теләгән яшь кызның абыйсы Җәләл ролендә Илдус Хәбибуллин – зур сәхнә юлы үткән, утны-суны кичкән үзешчәннәр, оста уйныйлар.  Эчтәлеген искә төшерик. 70 яшьлек картка өйләнергә яшь кыз кирәк. Югыйсә, абыстае Галимәбикә дә исән-сау. Заманында ул бер хәерче малае, ә Галимәбикә бай кызы булган. Хәйләкәр Юныс кызны да, байлыкны да кулга төшергән. Ә хәзер әнә нишли? Кызык итәләр үзен: Галимәбикәне яшь кыз киеменә яшереп, Хаҗи әфәндене “өйләндерәләр”!

– Тамашачы спек-такльдә артистларның уйнаганын куәтләп, кул чабып утырса, комедия икән, рәхәтләнеп көлсә – бу безнең өчен зур бүләк, – дип сөйли хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиева. – Рәхмәт, Арча тамашачысы без уйнаган комедияне яратып кабул итте. Быел юбилей елы – “Җидегән чишмә” халык театры оешканга 35 ел. Безнең – Харис Сафин, мин һәм Резедә Галиуллинаның театрда уйный башлаганына шулай ук 35 ел. Яшьләрдән Расих Тимергалиев коллективның ышанычлы һәм өметле артисты, чын күңелдән бирелеп, матур уйный.

Һәркемнең роле үзенә килешеп торды. Алар: Харис Сафин, Гөлсинә Зәкиева, Илдус Хәбибуллин, Ленар Заһидуллин, Расих Тимергалиев, Динар Бариев, Гүзәл Нигъмәтҗанова, Илсөяр Яхина, Алисә Сөләйманова, Рәзил Камалов. Гөлнара Гыйниятуллина җитди сәбәпләр аркасында уйный алмаган. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле үзешчәннәр! Көлдерә, ышандыра алдыгыз! Театрсыз тормыш күңелсез булыр иде. Әле дә ярый, сез бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X