Халидә Бигичева: "Дөресен әйтергә вакыт!"
Бу - гасырга бер туа торганнардан булган җырчы Хәйдәр Бигичевның әти-әнисе. Үзләре белән нинди серләр алып киткән алар?
-Балачакта йоклаган урыныбыз һәр көн яңа булды. Кич белән идәнгә салам кертеп түшиләр, өстенә берәр тун ябалар да без шунда менеп тә ята идек, - дип хәтерли Хәйдәр абыйның сеңлесе Халидә ханым. - Катырак очлы салам эләкмәсә, рәхәәәт. Үзе натуральный, үзе массажный, үзе иглоукаливание!
Иртән әни шул саламны җыеп мич яга, безгә кайнар җәймә пешерә, каз канаты белән майны күбрәк сөртеп җибәрсә, ашап туймаслык, тәмле! Әхмәт туганыбызга пешә-пешә ашардай булсын, кайнарын ярата. Ул мичтә пешкән ашлар, чуендагы кайнар шулпалар, табадагы пәрәмәч, кыстырмалар, бәрәңге яккан җәймәләр - сөйләп бетергесез. Мин кара өстенә ак камыр җәйгән икмәкне хәтерлим, ак икмәк бик тансыкка гына була торган чак, шунда аңладым агы тагын да тәмлерәк икәнен.
Әти сугыштан 1946 елда инвалид булып кайта. Элекке вакытларда яшьләр, аулак өйгә җыелып, сөйләшеп, җырлап утырган. Егетләр белән кызлар арасында чаршау эленгән, җырлаганда бер-берсен күрми торган булганнар. Әни андый урыннарга бик сирәк барган, йөрәккәемнең вакыты булмаган, чөнки бик яшьли әнисез калган, әбекәебез иртә киткән. Сугыш елларында ачлык, балалар капсын дип, соңгы кисәген генә түгел, җанын биргән аналар аз булдымыни... Бала чагыннан ук өлкәннәр дә күтәрә алмаган йөк әни җилкәсенә төшкән, әтисен, туганнарын, йортны караган. Әмма дус кызлары барыбер чакырган әнине аулак өйгә.
"Кара-каршы җырлаганда берзаман кызлар ягыннан берсе җырлап җибәрде бит, булды, беттем, күрмичә гашыйк булдым!" - ди әтиебез. Дусларыннан сораша - җырчы кызны беркем белми. Ярый, кызлар ягында туганы утыра, аннан белермен, дип тынычлана әти. "Инде кем кызы икәнен белгәч, үзен күргәч, башкайны югалттым, өйләнәм! Ә ничек әнигә күрсәтергә, аның ризалыгын алырга?" - дип баш вата.
Әти шул аулакта булган кыз туганына ничек булса да аны үзләренә алып керергә куша. Бер көнне икәү кибеттән кайтышлый, бер минутка кереп чыгарга кирәк, дип, әби янына кереп китә. Әни өйгә керми, урамда кала, әбиебез үзе чыгып карый, ошата, улына ризалыгын бирә.
Әни әйтүенчә, ул да башта әтинең тавышына гашыйк була, аннары үзенә. Икесендә дә һушлар китәрлек моңлы, матур тавыш иде. Валлаһи, алар икесе дә бер-берсенә "Җаным" дип дәште. Күрше хатыннары койма аша: "Җаным, ни хәл?" - дип көлгән булса, әни елмаеп кына куя иде. Без барыбыз да - чын мәхәббәт җимешләре.
Ашлама итеп бакчага салырга да калдырмыйча, кирпеч өчен яланаяк тизәк басабыз, әле тау кебек өелгәннәре өстеннән сикереп төшеп басабыз. Күпме аяклар киселгән, кадалган, Аллаһка шөкер, беребезгә дә берни булмады. Аны формаларга салып, әйләндереп кибәргә куясың, шулай киптерә-киптерә өясең...
Йорт эшләре өчен күпме су ташылган... Әнкәебезнең киемнәренең җилкәләре генә тиз туза, көянтә белән күпме су ташыган йөрәк парәм, җан сулышым. Барыбызның да яшенә карап, әти эшләгән чиләкләр бездә дә бар. Әни тутырып салмаска тырыша. "Әни, тутыр," - дигәч, "Җитәр, бара-бара түгеп кенә бетерәсез," - дия иде. Әй, әни-йөрәгемнең шул газапларны күрүләре, без бит аның янында тырышып эшләсәк тә, ярдәмчеләре генә, төп авыры газиз әниебез иңендә...
Сыер, сарыклар, казлар, тавыклар, һәр ел бер сугым тота идек. Яшь чакта, иге-чиге күренми торган бәрәңге бакчасын хәтерлим, утыртып, утап, күмеп, җыеп та бетмәс кебек күренә иде.
Еш кына шикәрсез булса да, чәйне самавырдан эчтек. Чәй церемониясендә барыбыз да катнаша, кем суын сала, кем шакмак вата, торбасын күтәреп, шакмаклар салып, кайнаганын көтеп, өстәл корасың, ниһаять, подносына китереп куялар. Самавырда тере җан бар кебек, чәй эчеп беткәнче җырлап утыра. Иң кечебез - әти янында, үскән саен тагы да кечерәккә шул рәхәт урынны бирә барасың. Хәтерлим үземнең әти янында утырган чагымны, сөтнең өстен, итнең тәмле урынын, бәрәңгенең тәмлесен тәмлисең, әти өстен ашый, ә мин астан майлырагын, кызганын... Шул чәй вакытында тәмле ризыклар эләгә иде. Самавырның япкычы астында, бәйләгән япмага куеп, йомырка пешерәләр, әй шуны "пештеме-пештеме" дип көтеп торулары!
Бер вакытта биш бала укый, безнең чәчләр озын, әни, әби ярдәм итмәсә, тиз генә үреп тә булмый. Сумкаларыбызны җыеп озаталар. Шул арада ял итәлделәрме икән? Юк инде, тагын кечкенәләре бар бит, йортта эш бер дә бетми.
Мунча ягулары кызык була иде. Әни безне, биш кызны, ләүкәгә салып чаба, зурракларыбыз үзе юынырга тырышса да, чәчләребезне әни үзе юа, ә әби берәмләп кечкенәләрне өйгә ташый. Билләһи, әби белән әни шулкадәр яхшы мөнәсәбәттә иде. Әтинең үз әнисе вафат булган, аның үз әбиебез түгеллеген үскәч кенә белдек. Бабай алданрак үлде, аны "Мичурин бабай" дия идек. Безнең бакчада кара, кызыл карлыган, чия, крыжовник, алмагачлар тезелеп үсә иде, шундый тәмле, эре җимешләрне күптән ашаган юк.
Бабай үлгәч, әби кызларына китте. Әти аны җибәрәсе килмәде, әмма әби кызлары теләгенә каршы киләлмәде, төянеп китте. Җиңел булмады үзенә. "Әббәс, Рәшидә!" -дип кычкырып җанын биргән, йөрәгем.
Җаныбызга якын кешеләребез безнең догаларыбызда, мәңгелек йортына киткәннәрнең урыннары оҗмах түрләреннән булсын иде, исәннәребезне бер Аллаһы Тәгалә сакласын, бер Раббы ризалыгы белән кылган догалар кабул булсын иде, Ин шәә Алалаһ".
Фото: гаилә архивыннан.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/gail-uchagy/Halid-Bigicheva--D-resen-yterg-vakit-178401/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев