erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халык дәвачысыннан иммунитетны күтәрә һәм тизрәк терелтә торган 3 РЕЦЕПТ

Авырмаска яки тизрәк терелергә теләсәгез, көз көне өлгергән яшелчәдән, җимешләрдән файдаланып калыгыз! Халык дәвачысы Сергей Серовның берничә рецептын тәкъдим итәбез.

Кабак мае
Кабак орлыгын (1 кг) киптереп, кабыгын әрчегез. Кәстрүлгә тутырып, төшләрнең өстенә бераз гына чыгып торырлык итеп, су салыгыз да сүрән утка куегыз. Кайнап чыкканнан соң тагын 7 минут тоткач, уттан алып суытыгыз. Аннары суын түгеп, йомшарган төшләрне блендерда ваклагыз. Шул массаны биш катлы марля аша сыгыгыз. 1 стакан чамасы май чыгарга тиеш. Өстен каплап, салкынча караңгы урында саклагыз. Майны бер елга кадәр файдаланырга була.

Фарингиттан.Йоткылык еш ялкынсына торган булса, 5 – 10 тамчы кабак маен көнгә 3 тапкыр 3-4 атна дәвамында эчегез. Көзен һәм язын шул ук дозада профилактика өчен 1-2 атна эчеп алырга мөмкин.

Тонзиллит һәм ларингиттан. Тамакның миндальсыман бизләре яисә үңәч ялкынсынганда, кабак мае һәм сарымсак белән ингаляция ясау файдалы. Моның өчен 1-2 тыр­нак сарымсакны боламык хәленә килгәнче изәргә кирәк. Шул боламыкны һәм майның савыт төбендәге утырмасын тигез өлешләрдә бергә кушып болгатырга да иснәргә.

Томаудан. Кишер согы (1 өлеш) белән кабак мае (2 өлеш) катнашмасын борынга 2шәр тамчы тамызыгыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бал белән кабак согы
Бу катнашма иммунитетны ныгыта. Озаккарак җитсен дисәгез, кабакның зуррагын (8-9 кг) сайлагыз. Тышкы кабыгын гына әрчегез дә, төшләре һәм эчендәге йомшагын да бергә кушып, иттарткычтан чыгарыгыз. Эмальле кәстрүлгә бушатып, шуңа 5 кг бал салып болгатыгыз. Кояш нурлары төшми торган урында 10 көн тотыгыз, көн саен 1 тапкыр болгатып алыгыз. Аннары пыяла банкаларга сөзеп, сокны суыткычта саклагыз. Файдалырак булсын өчен, ашарга ярты сәгать кала 2-3әр аш кашыгы эчегез.

Витаминлы коктейль
10 аш кашыгы сок чыгарлык итеп, кабакны вак тишекле угычта уыгыз (блендерда вакларга да була), согын аерып алыгыз. Шуңа уртача зурлыктагы 2 суганның согын, угычта уылган 4 алма боламыгын кушыгыз. 2 аш кашыгы бал да өстәп, миксер яки блендер белән әйбәтләп күпертегез. Бу коктейльне көнгә 4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчегез. Ашар алдыннан эчсәгез, яхшырак. Катнашманы суыткычта саклагыз.
Даими куллансагыз, иммунитетыгыз нык булыр.

https://vatantat.ru/2020/10/38457/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X