erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халык фикере – хәлиткеч

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин белән әңгәмә.

Илшат Әхәтович, районда илкүләм проектларның ничек тормышка ашуын күреп торабыз. Шундыйларның берсе – “Уңай шәһәр мохите тудыру” проекты. Арчаның үзәк Зур урамында барган төзелешләр күз алдында эшләнә. Быел балалар үзәктәге фонтанга куанып бетә алмады. Җәй шуларның шатлыклы авазы, чыр-чуы белән үтте. Кичкә керсәң, декоратив утлар тирә-юньне тагын да ямьләндереп җибәрә. Районыбызның шәрык ягына бара торган җәяүлеләр юлындагы биек “Тюльпан” утлар үзе бер могҗиза! Ул төрледән-төрле эскәмияләр!

– Алар бар да районыбыз тарихына бәйләп, туган як могҗизаларын, милли бизәкләрне искә алып эшләнде. Мәсәлән, Арча – артыш агачы, артыш җимешләренә охшатып утыргычлар ясалды. Эскәмияләр Казансу елгасы ярындагы вак ташларны хәтерләтә. “Тюльпан” утлар – милли бизәкләребез. Илкүләм проектлар алар халык өчен эшләнә. Шул проектлар нигезендә районда балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары, фельдшер-акушер пунктлары, юллар төзелә, мәктәпләр, хастаханә, Мәдәният йортлары ныклап төзекләндерелә һ.б. Ул объектларны халык белеп торсын иде.  Һәр объект янына тиешле мәгълүматлар язып куелган. Теләгән кеше фотоконкурсларда да катнаша ала. Илкүләм проект нигезендә барган төзелешне фотога төшерәсең дә конкурска җибәрәсең. Проектлар язмышына битараф булмаска иде. Программаларның кайсын беренче чиратта  тормышка ашырырга – бу әһәмиятле чарада 14 яшьтән алып һәркем үз тавышын бирә ала. Быел республика муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләрнең 12 процентының тавыш бирүен тәэмин итәргә тиеш.

Тавыш бирү турында җентекләбрәк аңлатсагыз иде.

Тормышка ашырыласы объектларның кайсын беренче чиратта эшләргә – шуны ачыклау буенча рейтинг тавыш бирү үткәрелә. Мондый сораштырулар 2017 елдан башланды. Тавыш бирү өчен объектлар исемлеге муниципаль берәмлекләр гаризасы нигезендә төзелә. Киләсе 2021 елга тавыш бирү өчен тәкъдим ителгән объектлар: Арча үзәгендәге Совет мәйданы һәм Зур урамында барган төзелешләрне дәвам итү һәм Яңа Кенәрдәге “Җиһангирлар паркы” төзелеше. Тавыш бирү – хәлиткеч фактор. Тавыш биргәндә үз вариантыңны да тәкъдим итәргә була. Район халкын тавыш бирү кампаниясендә актив катнашырга чакырам.

– Арча үзәгендәге төзелеш язмышы турында күбрәк беләсе килә.

2018 елда безнең район кечкенә шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңайлылык тудыру буенча Бөтенроссия конкурсында “Кече шәһәрләр” номинациясендә катнашып, финалга чыкты. Безнеке иң яхшы проектларның берсе буларак, республика тарафыннан финансланды һәм Арча үзәгендә төзелеш эшләре башланды. Бүген ул илкүләм проект нигезендә эшләнә. Бу программаның дүртенче чираты 2021 елда дәвам итәчәк.

  • Яңа Кенәрдә “Җиһангирлар паркы” проекты нинди?
  • Уртасында кояш сәгате булган паркның үзәгенә илтүче юллар һәм чәчәк түтәлләре галәм орбитасын хәтерләтә. Парк менә дигән ял итү урыны булачак. Анда балалар өчен уен мәйданчыгы, галәм темасына лекцияләр һәм башка төрле файдалы чаралар үткәреләчәк. Галәмне күзәтү өчен телескоп та урнаштырылачак. Космонавт Юрий Гагаринга һәйкәл куелачак һ.б.

– Ничек тавыш биреп була? Ул кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Проектлар өчен тавыш бирү 2020 елның 25 августыннан 25 сентябренә кадәр үткәрелә. Ул “РТның дәүләт хезмәтләре” порталында һәм “РТ хезмәтләре” дигән мобиль бүлек аша эшләнә. Тавыш бирергә чакырабыз!

– Әңгәмә өчен рәхмәт.

 

 

Бу проектлар өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз! Тавыш бирү гади генә. Татарстанның “Дәүләт хезмәтләре” порталына керәсең. Аска төшәсең. “Актив халык өчен проектлар” дигән язу астындагы “Сораштырулар...” га басасың. Арча районын табасың. Тавыш бирү өчен өч төрле вариант чыга: Арчаның Совет мәйданы һәм Зур урамындагы төзелешләр, Яңа Кенәрдәге “Җиһангирлар паркы” төзелеше һәм өченчесе – үз вариантың. Өчесе өчен дә тавыш бирергә мөмкин. Үз вариантыңны да тәкъдим итәргә мөмкин. Бер генә тапкыр тавыш биреп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X