Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Халык фикере – мөһим

    “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында Арча шәһәре быел да бәйгегә тәкъдим ителде.

    Татарстан буенча 11 җирлек моннан бер ай элек Бөтенроссия бәйгесендә катнашачак  территорияләр исемлегенә керде. Арчаның тимер юл вокзалыннан Коммуна урамы буйлап Казансу елгасы аша Интернационал урамына кадәрге территориясе әлеге бәйгедә катнашачак.

    16 мартта шәһәрнең җәмәгатьчелек вәкилләре, Коммуна урамында яшәүчеләр катнашында әлеге территориядә нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында фикер алышулар булды. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов, аның урынбасары Илшат Галимуллин, “Архитектура десанты” бюросы белгечләре катнашты.

    Реклама

    Очрашуда әйтелгән фикерләр, тәкъдимнәр проектны тормышка ашырганда исәпкә алыначак.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: