Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Халык яшәгәндә ядкәрләр югалмый

    Ә сез белә идегезме?

    Һәр авылның үз тарихы, милләтнең үз гореф-гадәтләре була. Шуларны барлап халыкка кайтара торган оешмалар да бар.

    Шуларның берсе танылган фольклорчы, галимә, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова җитәкчелегендәге “Татар ядкәрләре” шәхси учреждениесе. Инстаграмда шушы исемдәге аккаунтка кереп, шулай ук Тик-ток белән Ютубта әлеге оешма тарафыннан тупланган татарның уникаль ядкәрләре белән танышырга була. Күптән түгел Фәнзилә ханым Арча районында да булып китте. Ул көнне экскурсияне Ашытбаштан Сөләйман Галиуллин үткәрде. “Иң күп комментарийлар язучы буларак, без аңа мөрәҗәгать иттек һәм ул район авыллары тарихына бәйле күп кенә мәгълүматлар белән уртаклашты”, – диде Фәнзилә ханым.

    Бу көнне Сөләйман Галиуллин Казан кунакларын Ашытбашка алып китте. Юл уңаенда ул машинаны Иске Иябаш турысында туктатты.

    – Яңа Иябаш белән Иске Иябаш арасында елгалар күп. Шуларның берсе һәм бик тирәне – Кан елгасы. Иван Грозный чукындыру политикасы алып барган чорда рус гаскәрләре Иске Иябашка да килеп җиткән. Авыл халкы урманга качкан. Рус гаскәрләре белән авыл халкы арасында бик зур бәрелеш булган. Кан елга булып аккан, дип сөйлиләр. Халыкны көчләп чукындырганнар, – дип аңлатып үтте Сөләйман Галиуллин.

    Икенче тукталыш Яңа Кырлай турысында булды. “Шүрәле урманы дип Яңа Кырлайдан көнбатышта, Яңа Кишет ягына таба урнашканы аталган. Минем бабай 1898нче елгы. Бабай һәм аның заманында яшәгән башка кешеләр бу урманда сәер җәнлекләр күренүе турында сөйли торган булганнар. Бәлкем, Тукайның Шүрәлесе дә шуннан килеп чыккандыр. Аннан бу урыннарда чикләвек агачлары бик күп үскән. Тарихи язмалардан күренгәнчә, Болгар ханы сунарга чыккан булган. Үзе белән Ибн Фадланны да алган. Һәм алар 60 фәрсах ара уздык, юллар чикләвек куаклары аша үтте, дип язганнар. Шушы тирәдән китмәделәр микән, дигән фикер дә туа”, – диде гидыбыз.

    Ашытбаш авылы турында да ул кызыклы мәгълүматлар бирде. Кунаклар мәктәп тирәсендә үсеп утырган артыш агачлары янында туктадылар.

    – “Бу агачлар моннан 20 ел элек күчереп утыртылды, – диде Сөләйман Галиуллин. – Ә танылган артыш агачлары авылның көнбатышында урнашкан. Анда хәзерге вакытта тирән кар ята, барып булмый. Ашытбаш авылы бик борынгы авыл булса кирәк. Ул Ашыт елгасы буенда 1400 нче елны барлыкка килгән, 1425 елдан да соң түгел, диләр иде бабаларыбыз. Беренче нигезне мари халкы төзегән. Елганың төнъягында урнашкан зират урыннары әле дә билгеләнә. Аны кыр станы дигән исем белән йөрткәннәр. Бездә бер урамны Лыкыр урамы, диләр, шулай ук марилардан калган исем булуы ихтимал. Иван Грозный чукындырган чорда  авыл тулысынча башка урынга күчеп киткән. 1580 елда бу урынга татарлар күчеп утырган. 1616 елда Ашытбаш авылы буларак елъязмага кергән. Аңарчы ул Печән покослары дигән исемне йөрткән. Кәҗә басуы дип аталган урын бар. Ни өчен алай атала? Бабайлар сөйләвеннән чыгып әйтсәк, ул урында урман аланы булган һәм анда кыр кәҗәләре йөргән. Бәлки, чыннан да шулайдыр? Ибн Фатлан юкка гына бу якка сунарчылык белән килмәгәндер? Канлы елга Ашытта да бар. Артышлык булган урында ике авыл арасында җир өчен ирләр арасында сугыш чыккан, диләр. Сәнәкләр, балталар белән сугышканнар. Ирләре вакытында кайтмагач, хатыннары да сәнәк, балта күтәреп киткән. Шул тирәдән аккан инешнең суы кып-кызыл кан булган. Бабай әйтүе буенча, икенче көнне шул инеш кипкән һәм бүгенге көнгә кадәр ул акмый да, ул урында чишмә дә чыкмый. Канлы елганың исемен өлкән буын кешеләре генә хәтерли, яшьләр белми инде. Үсә торган Шәм тавы турында риваять тә кызыклы. Балага уза алмаучы хатыннарын төнлә ирләр шул тау янына алып барганнар. Аннан кайткач, имеш, хатыннары йөккә узган. Ашытбашның тарихи урыннары күп. Алар белән җәй көне, җир кардан арынгач танышырга була.

    Реклама

    Фәнзилә Җәүһәрованың Пошалым чаналары ясаучылар белән дә танышасы килде. Сөләйман Галиуллин сәяхәтне Югары Пошалым якларында дәвам итте. Анда алар танылган Пошалым чаналарын ясаучылар белән очраштылар. Данлыклы Пошалым чаналарын кемнәр эшли, ничек эшли? Фәнзилә ханымны бигрәк тә шундый нечкәлекләр кызыксындырды.

    – Пошалым авылларына килгәндә, тирә-як авыллар халкы аларны “шакы-шокы”лар дип йөрткәннәр. Ни өчен? Чөнки иртән барсаң да, кич тә, яктыда да, караңгыда да авыл буенча шак-шок иткән тавышлар килгән. Алар көне-төне чаналар, арбалар, көянтәләр, бишекләр, кыскасы, агачтан нинди кирәк-ярак әзерләп була, барысын да ясаганнар. Бүгенге көндә дә бабай-әтиләреннән калган әлеге һөнәр белән шөгыльләнүчеләр бар, – дип үзе белгәннәр белән уртаклашты Сөләйман Галиуллин.

    Шундый осталарның берсе Фаил Шәрәфиев белән без өендә очраштык. Ул бәйнә-бәйнә үзе башкарган эш белән таныштырды. Оста сөйләгәннәрдән соң без чана гына дип караган әйберне ясау өчен күпме хезмәт, тырышлык, вакыт киткәне яхшы аңлашылды. Шуңа бәясе дә “яхшы” аның. Әмма алып бетереп баралар икән. Беренчедән, искиткеч матур, икенчедән, үткәннәрне искә төшерә, аннан кибеттә нинди генә “текә”ләре сатылмасын, элеккеге чанага җитми инде. Әмма Фаил безгә балалар тартып йөри торган матур бизәкләр төшерелгән чана түгел, ә ат чанасы турында сөйләп китте. Аларны да ясый икән ул, хәтта онытылып барган уфалла арбаларын да эшли.

    – Хәерче чанасы дип тә йөртелә инде ул бездә, – дип башлады Фаил сүзен. – Табаннары имәннән, башка урыннары карамадан. Имәнен алып кайтканнан соң аннан чана ясау өчен кирәкле әйберләрен әзерләп куям. Бабайлар кебек үк итеп түгел. Алар тирескә дә күмеп торганнар инде шунда. Мин казанда су кайнатып, парга табанны куеп, аны бишмәтләр белән каплап, пешерәм. Пешеп беткәнен агачның бөгелүеннән белергә була. Аннан бөгеп,  кибәргә кертеп куям.

    Бу әле чана ясауның кечкенә генә бер өлеше. Нечкәлекләре искиткеч күп. Әмма Фаилнең үз эшен яратып, алай гына да түгел, бөтен күңелен биреп, чын күңелдән башкаруы күренеп тора. Яраткан хезмәт кенә шулай уңышлы килеп чыгадыр ул.

    – Армиядән кайткач урман кистем мин. Шунда чана ясыйсы килеп китте. Кызык бит инде, бабайларның һөнәрен үзләштереп карыйсы килә. Шунда әни бабайларың шулай эшлиләр иде, дип табанны бөгәргә өйрәтте. Шул вакытта ясадым инде мин аны. Тик ул чакта чана мондый сувенир кебек түгел иде. Рәдиф абыйдан өйрәнеп шулай матурлый башладым. Фасоннары Рәдиф абыйныкы. Әз генә үзгәрттем инде. Размеры да шул ук. Рәсемнәрен дә төшереп алып үзем ясыйм.

    Акча эшләү ысулы ул, диярсез. Әйе, хәзер кем ничек булдыра ала, шулай тырыша. Әмма бу эш бөтен кешедән дә килеп чыкмый. Чананы да бөтен нечкәлекләрен белеп башкарырга кирәк. Ә Фаил Шәрәфиев останың да остасына әверелгән инде. Әти-бабайларыннан калган һөнәр аңа матди яктан да ярдәм итәдер, анысына сүз юк,  тик беренче чиратта ул аның күңелен җылыта, якыннарының истәлеге дә булып тора.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: