erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Харис Сафин: “Театр минем өчен үзе бер рәхәт дөнья”

​​​​​​​Шушы көннәрдә Харис Сафинга 70, аның сәхнәгә аяк басканына 35 ел була.

 

Әлмәндәр яшенә әле бик ерак булса да, сәхнәдә Әлмәндәр образын чын профессиональ артистларча иҗат иткән бу үзешчән артистны Арча Әлмәндәре дип йөртәләр. Чыннан да, үткәннәргә күз салсак, 35 еллык стажы булган “Җидегән чишмә” Арча халык театры Туфан Миннуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен сәхнәләштереп, югары үрләргә ия булды. Бу барлык артистларның да, әмма беренче чиратта төп рольне башкарган Харис Сафинның өлеше. Профессионаллардан аермалы буларак, үзешчәннәрнең театр төп эшләре дә түгел, аларга исемнәр, бүләкләр дә бирмиләр, алар акчага да эшләми. Алар бары тик хезмәтләре белән яраткан тамашачысына күңел җылысын, мәхәббәтен өләшә.

“Әлдермештән Әлмәндәрне” Камал театры сәхнәсенә кадәр күтәргәч, критиклар, журналистлар, профессионал артистлар тарафыннан тәнкыйть сүзләре дә ишетелде. Юк, уенга катышы юк,  бу спектакльне республиканың төп театры сәхнәсендә куярга җөрьәт иткән ошап бетмәде. Әмма “Җидегән чишмә” (режиссеры Рафис Сәләхетдинов) куйды, хәтта ике тапкыр. Тамашачыга ошады. Ике тапкырында да ул аншлаг белән барды.

Ни өчен бу хакта яза, темадан читкә китте, диярсез. Юк, нәкъ шул хакта. Чөнки Әлмәндәр ролен бу мәкалә герое Харис Сафин иҗат итте дә инде.

– Иң яратып башкарган ролегез шушымы? – дип сорадым мин аннан бервакыт һәм көтелмәгән җавап ишеттем:

– Юк. Туфан Миннуллинның “Саташу” спектаклендәге ата роле миңа күбрәк ошады. Көн кадагына кагылышлы бала белән ата-ана, гаилә темаларын күтәргән бу спектакль фәлсәфи дә, кызык та, кызганыч та. Үзем дә ике бала атасы буларак, сәхнәдәге кызым фикерләре белән килешмәвемне, аңа дөрес юлны күрсәтергә тырышуымны дөрес күрсәтә белгәнмендер дип уйлыйм.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Харис Сафин белән беренче тапкыр без ул сельхозтехникада партоешма секретаре булып эшләгән вакытта таныштык. Театрга да ул шул елларда килде. Аннан “Росгосстрах”ка күчте. Җитәкче урында эшләсә дә, иҗатын туктатмады.

– Мин Күкчә Бирәзә авылыннан. Бала чакта ул авыл үзешчәннәре белән сәхнәдә спектакльләр уйнап йөрдем, – дип искә ала Харис Сафин. – Сәхнә күңелемә кереп калды. Арчада театр оешуы турында ишеткәч тә мәдәният йортына ашыктым. “Җидегән чишмә” шул көннән минем үзенчә бер икенче гаиләмә, үзешчән артистлар чын дусларыма әверелде. Репетицияләргә ашкынып барам, һәр рольне, төп рольме ул, кечкенәме, зур җаваплылык тоеп, яратып башкарам. Театр минем өчен үзе бер рәхәт дөнья. Анда мин күңел җылылыгы, йөрәгемә рәхәтлек алам.

Харис Сафин турында күбрәк артист буларак язылды. Чөнки ул күптән инде лаеклы ялда. Ә менә театрда хезмәтен дәвам итә һәм ташламаячак та.35 ел эчендә нинди генә рольләр иҗат итмәде ул. Саный башласаң... ел саен бер роль дип исәпләсәң дә, 35 чыга түгелме соң?!

Хезмәте, иҗаты белән беррәттән гаиләсен дә искә алып китмәсәң, дөрес булмас, дип уйлыйм. Чөнки искиткеч матур гаилә ул. Илсөяр апа белән бер-берсенә булган мөнәсәбәтләренә сокланып туя алмаслык. Бер-берсенә ышанып, уртак тел табып, аңлашып яшәмәсәләр, 35 ел дәвамында театрга йөри алган булыр идеме икән Харис Фәйзиевич? Мөгаен, юктыр.Балалары, кияве, килене - барысы да аның иң тугрылыклы тамашачылары да. Күптән түгел генә Харис Сафин оныгын кияүгә бирде. Димәк, тагын бер кияү, тагын бер тамашачы артты. Юбилеегыз белән һәм гаилә бәхете, иҗат уңышлары сезгә, Харис Фәйзиевич. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X