erid:2VtzquqpS7d
Хастаханә янында ак чәчәкләр белән рәхмәт әйттеләр
Арча яңалыклары

Хастаханә янында ак чәчәкләр белән рәхмәт әйттеләр

Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан волонтерлар чәчәк утыртты

Узган җомгада Арча үзәк хастаханәсе бинасы каршында ак бакра (петуния) чәчәкләре утыртылды. Әлеге изге гамәл Бөтенроссия халык фронты җәмәгатьчелек хәрәкәте оештырган акциягә кушылып башкарылды. 

Әлеге фронтның безнең райондагы вәкиле Руслан Әһлиев оештырган бу эшкә районыбызның мәрхәмәтле кешеләре кушылды. 

Чәчәкләрне утыртканнан соң хастаханә каршында "СПАСИБО!" дигән язу барлыкка килде. Бу гамәл табибларга һәм шәфкать туташларына рәхмәт йөзеннән эшләнде. 

Ленар Гайнуллин - ТРы буенча Бөтенроссия халык фронты координаторы.

 

Чәчәкләрне утырту район хакимияте, волонтерлар ярдәме белән башкарылды. Бакралар утыртылганнан соң, язуны фотога төшерер өчен “Жилкомбытсервис” ширкәте хастаханә янына махсус машина китертте.   


Арча хәбәрләре

Нет комментариев