erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хатирәләр уяткан йолалар, кичәләр...

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында зур чара узды. Анда Арчадан Лилия Дәүләтбаева катнашты.

Матди булмаган мәдәни мирас объектлары буенча экспертлар советының беренче утырышы булды.

Арча район Мәдәният йортының әйдәп баручы методисты, филология фәннәре кандидаты Лилия Дәүләтбаева “Арча районындагы матди булмаган мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә Арча районы клуб учреждениеләре тәҗрибәсе” дигән темага чыгыш ясады. Аңа ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

– Шундый бурыч куелган иде – һәр район ел саен үзенә хас биш матди булмаган милли мирасны ала да, шуның паспортын эшли. Узган ел без ипи пешерү, Пошалым чаналары ясау, ат аягы кыздыру, көянтә ясау кебек матди булмаган мәдәни объектларны алып, һәрберсенә аңлатма биреп, ресурс үзәге сайтына элдек. Туристлар, кызыксынучылар өчен кирәк ул. Безнең бу эшне үрнәк итеп таптылар, тәҗрибә белән уртаклашырга куштылар.

– Һәр ел, дидегез. Димәк, бу эш быел да дәвам итә.

– Әйе, быел без чыпта сугу, кәрҗин үрү, юрган сыру, гөслә уен коралы, мариларда сак билбавы (пояс-оберег) ясау технологияләре буенча паспорт эшләргә планлаштырдык. Әлеге эшләр райондагы мәдәният учреждениеләре белән берлектә башкарыла.

– Бу очракта паспорт нәрсәне күз алдында тота?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Без терминнан башлап чит кеше күзлегеннән карап һәр әйбергә тулысынча аңлатма бирергә тиешбез. Мәсәлән, көянтәне алыйк. Нәрсә ул, каян барлыкка килгән, кемнәр ясаган, нинди агачтан һәм башкалар. Хәзер көянтәләр юк, фольклор күренешләрдә куллану өчен генә кирәк. Бөтенләй югалмас өчен аны  шулай паспорт итеп кертеп калдырабыз. Әле аны эшләгән кешеләр бар.

– Яхшы эш. Гомерлеккә истәлек. Тик аны сезгә, бәлкем, мәктәпләр, музейлар белән бергә башкарырга кирәктер. Сез ничек уйлыйсыз?

–  Чыннан да, ул бер район мәдәният идарәсенә генә йөкләнде. Мин бу өлкәдә белгеч түгел. Паспортлар белән эшләү өчен 1-2 кешене укытып та кайтырга кирәктер бәлки. Дөрестән дә, бу башка структураларга да кагыла. Бердәм булып эшләсәк, нәтиҗәсе дә югары булачак. Ә болай бер яклы гына булып кала.  Әмма монда хакимиятнең сүзе кирәк.

– Күптән түгел “Яшьнәп яшәргә кирәк” дигән китап дөнья күрде. Ул, беренче чиратта, сезнең хезмәт. Җыентык бастыру уе ничек килде?  

– Мәдәният йортында мин 2014 елдан. Күрәм, клуб җитәкчеләренә кулларына тотып эшләргә материаллар юк. Брошюралар да чикле күләмдә генә. Интернетка кереп китәләр. Анда да юньле әйбер юк. Җыентык эшләргә кирәк, дигән уй бар иде. Үзебезнең арада “Иң яхшы сценарий” дигән бәйге дә игълан иттек. Яхшыларын туплап куйдым. Финанс-ка килеп терәлде. Шунда грант игълан иттеләр. Вакыты – бер ай. 8 номинациядән үзебезгә туры килгәнен сайлап алдык та (мәдәният учреждениеләрендә эшләү өчен татар телендә иң яхшы сценарийлар) язып карадык. Оттык. Бер айда эшләп чыгарга да өлгердем. Китап 22 декабрьдә басарга кул куелды, февраль башында әзер дә булды. Биредә төрле тематикага 73 сценарий тупланган. Һәрберсе татар теле, әдәбияты, авыл тарихы, шәхесләре белән бәйле. Грант темасына туры килде. Һәр мәдәният учреждениесе үз өлешен кертте. Сценарийларның авторлары күрсәтелгән. Мин грант яздым, оттым, китапны төзедем, материалларны энә күзлегеннән үткәреп тикшереп чыктым, китап итеп эшләдем. Клуб учреждениеләре җитәкчеләренә, китапханәләргә тараттык. ”Нәүрүз”не шундагы сценарий буенча үткәрдек, диделәр. Кирәге дә чыкты. Татарстан Республикасы ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова районнарга, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков татарлар яшәгән төбәкләргә тарату өчен алып китте. Димәк, безнең тәҗрибә, шул исәптән Арча ягы даны еракларга таралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X