Реклама
Бүген Арчадан Гөлнур ханым белән машинада бер авылга барып килдек.
Ул руль артында, машина йөртә.
Ике арада бик кызыклы сөйләшү булып алды.
- Хатын-кыз җүләр ул,- диде Гөлнур ханым. - Болай да аның өстендә күпме эш. Ә ул тагын машина йөртүне дә үз өстенә алды. Югыйсә, киенеп-ясанып машинага чыгып утырасы гына да бит... Ире йөртсен машинаны! Ә хатын-кыз машинага утыра да ары чаба, бире чаба. Җүләр ул!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз