erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хатынын коега ташлап, өстен цемент белән катырган

Аллам сакласын!

Башкортстанның Иглин районында 44 яшьлек ир, хатынын коега ыргытып, цемент белән катырып куйган. Бу җинаяте өчен аны 9.5 елга колониягә озатканнар.

Узган елның сентябрендә ул полициягә 50 яшьлек хатыны югалу турында хәбәр итә. Аны ял базасыннан машина белән килеп алуын әйтә. Әмма, имештер, 100 метрлап киткәч, хатыны кире дус кызлары янына барырга уйлап, машинадан төшкән һәм җәяү китеп барган. Шуннан хатын югалган да, ди. Хатынының дуслары янына кайтмавы, ирнең ял базасына бармавы да ачыклана. Кызы да дачада әнисе югалганнан соң аяк киемен күрүен, әмма аннары аның югалуын сөйли. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Башкортстан тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, соңыннан ир-ат хатынын үтерүдә гаебен таныган һәм аның гәүдәсенең кайда булуын күрсәткән. 25 сентябрьдә дачада ир белән хатын талашкан, һәм ир хатынын бау белән буа башлаган. Хатын шунда аңын җуйган, ә ире аны үтердем дип уйлаган һәм аны 10 метр тирәнлектәге коега ыргыткан. Аннары гравий, ком-цемент белән күмеп, су агызган. Чынлыкта аның хатыны әле исән булган һәм коега егылганда алган җәрәхәтләрдән һәлак булган.

Тулырак: http://tulachi.ru/news/v-respublike/khatynyn-koega-yrgytyp-tsement-beln-katyryp-kuygan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гомерлеккә ябарга кирәк утергән кешеләрне

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X