Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Хатыныннан соң үзен үтергән

    Октябрьский шәһәре паркында бер хатынның ерткычларча үтерелгән гәүдәсе табылган.

    Ике бала анасын элекке ире үтергән һәм юкка чыккан.

    Мәрхүмнең апасы Регина Б. (исеме үзгәртелде) социаль челтәрләрдә әлеге хәлләр турында сөйләде. Ул шәһәр халкына җинаятьчене табу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Шуның нәтиҗәсендә урындагы пабликларда ирнең фотосурәте тарала.

    Соңгы яңалыклардан билгеле булганча, эзләүнең хәзер мәгънәсе юк. Ирне үле килеш тапканнар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул үз-үзен үтергән.

    Мәрхүмнәрнең 10 һәм 19 яшьлек ике баласы ятим калган. Хатынны кичә туган шәһәрендә җирләгәннәр.

     

    Реклама

    Фото: median.az

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Hatininnan-so--zen-terg-n-176043/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 20 март 2020 - 20:17
      Без имени
      Арча хэбэрлэре дэ желтая прессага эйлэнэ бара башладымени "Себерке" кук