erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәбәрсез югалган Илшат табылган

Гаиләсенең кайгыларын уртаклашабыз.

Яңа Кишет авылында яшәүче Кәримов Илшатны эзләүдә ярдәм итүне сорап язган хәбәр социаль челтәрләрдә таралды.Илшат 19 октябрьдә өеннән чыгып китә һәм бүгенге көнгә кадәр хәбәре  булмый. Хатыны авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә. "Кичә караңгы төшкәнче, бүген эзләдек. Бөтен авыл чыкты. Ниһаять, бүген таптык. Үле гәүдәсен", - диделәр безгә авыл җирлегендә. 

Бүген, 2 ноябрьдә, югалган кеше табылды, дип хәбәр иттеләр. 

-- Олы кеше идеме, хәтере югалган идеме әллә? -- дип сорашабыз борчылып.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- Юк, олы кеше түгел, хәтерсез кеше дә түгел, 50не уздымы икән әле, 4 балалары бар, кечкенә кызлары 6 сыйныфта укый, күп итеп сыер тотып, хезмәт белән яши торган гаилә, балаларны күтәрәсе бар бит әле... -- дигән сүзләрне ишеттек.

Өеннән 19 октябрьдә чыгып киткән булган. Бүген Кышкар мәчете янындагы күпер астындагы судан табып алганнар. Тикшерү бара.

Гаиләсенең кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X