Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Хезмәт белән тапкан бәхет

    “Әтием теләген үтәдем”, – ди Фәнис.

    Корайван авылына “Ватаным Татарстан” газетасында эшләүче журналист Риман Гыйлемханов белән бергә бардык. Юлда йөрү, аралашу өчен рәхәт кеше ул. Аның белән мин, үзе әйтмешли, “почти” яшьтәшләр дә әле.

    Риман моннан берничә ел элек “Ватаным Татарстан”да “Корайван маҗаралары” дигән язма бастырган иде.  Аның кайтавазы республика газеталарында бүген дә яңгыраш таба әле. Авылның русча исеменә килеп кергән бер хәреф һәм тарихи гаделлекнең Россия Президенты Указы нигезендә торгызылуы турында иде ул. “Безнең авылны Мәскәүдә беләләр хәзер!” – мин әйтәм.

    – Син авылыңны мактыйсың да мактыйсың, – дип төрттерә Риман дус. – Шулай мактарлык нәрсә бар соң анда?

    – Нәрсә барын барып җиткәч күрербез, – дим. – Безнең авыл фермеры Фәнис Әхмәтханов әле яңа гына Кукмарада узган семинарда иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы дигән диплом алып кайтты, 100 мең сум акча белән бүләкләнде. Безнең авылның тарихы, үткәне дә горурланырлык. 1942 елда менә бу басуларда 14–15 яшьлек яшүсмерләр Бәдыйк Абдуллин белән Габделхәй Нуриев ат белән бер көндә 4,3 гектар җир сөргәннәр.

    Хәзер әлеге басуларда Фәнис Әхмәтханов иген игә. Сабан ашлыклар яшел хәтфә булып күтәрелә инде. “9 майга чәчүне төгәлләгән идем”, – диде безгә соңрак Фәнис үзе. Районда чәчү башланып кына килгәндә ул төгәлләп тә куйган. 350 гектар җире бар. “Анда булышучылар күп, – ди. – Унлап кеше эшләдек. Тик фермага килергә теләүчеләр генә юк. Айга 30 мең сумны рәхәтләнеп түләр идем”.

    Әле без Риман белән Корайван  урамына кереп кенә киләбез. “Без малай вакытта елганың теге ягында утызлап йорт бар иде, – дип таныштыруны дәвам итәм. – Барысы җитмештән артык (кызганыч, хәзер унҗиде йортта гына яшиләр) хуҗалык. Сугыш елларында дүрт бригада булган. “Кызыл Яр” колхозы районда алдынгы саналган. Штерә белән Корайван авыллары иң күп уңыш җыеп алып дәүләт планын да үтәгәннәр, колхозчыларга да әйбәт кенә өлеш чыгарганнар (бу турыда ул еллардагы район газетасы еш язган).

    Узган ел авылда яңа мәчет ачылды, авыл өстендә яңадан азан авазы яңгырый. Әлеге изге, игелекле эштә Фәнис Әхмәтханов башлап йөргән, зур өлешен керткән.

    Реклама

    Мәктәбе дә яңа Корайванның, киләчәктә анда балалар да артыр, дип ышанасы килә. Юллары да әйбәт, юлсыз заманнарда да ташламаганнар авылны.

    Фәнис тә авылның киләчәге турында уйлана. “Мин төпчек малай идем, – ди ул. – Әти белән бишенче класстан көтү көттем, ул минем төп йортта калуымны бик теләде, нигезне бетертәсе килмәде. Төпчек улыбыз Инсаф әле беренче класста гына, мин дә әкренләп аңа әнә шул фикерне төшендерергә тырышам инде”.

    Фәнис белән Гүзәлнең өч уллары бар. Олысы Сәйдәш мәктәпне тәмамлап Тәтештә көллияттә укый, киләчәктә гражданнарны яклау хезмәткәре булачак. Кәрим – 7нче, Инсаф 1нче сыйныфта укый. Алар барысы да – әти-әниләренең төп булышчылары.

    Фәнис Әхмәтханов хуҗалыгында 60 эре мөгезле терлек бар. Сөтне Арча сөт комбинатына тапшыра, литрын 31 сумнан. Сөткә тотрыклы бәя булса, иде дип хыяллана ул. Барлык сыер асраучыларның теләге инде бу. Грантлар алганы булмаса да, Фәнис дәүләт ярдәме  сизелерлек, ди. Шактый гына техника да алган, ангар төзеп куйган, терлек тораклары менә дигән. Күбрәк үз көченә таянып эшләүче фермер ул.

    – Мин үзебезнең тормыштан зарлана алмыйм, – ди Фәнис. – Бар җиребез җитешле, тырышкан кешегә авылда да рәхәтләнеп яшәргә була.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: