erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хезмәт ветераны "Казан арты" музеена кунакка килде

 Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Шул уңайдан без “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә РСФСРның халык мәгарифе отличнигы,  Татарстанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Флүзә Нәкыйб кызы Нураеваны очрашуга чакырдык.

 

 

     Ул районыбызның күренекле шәхесләренең тормыш юллары һәм иҗатларына багышланган экспозицияләрне, “Өлкәннәребез иҗат итә” күргәзмәсен кызыксынып карады. Кунагыбыз бүгенге көн әдәбияты һәм сәнгате турында үз фикерләрен җиткерде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Әңгәмә вакытында Флүзә Нәкыйб кызы үзенең әти-әниләре, бала чагы, уку һәм һөнәр алу еллары турындагы хатирәләрен яңартты. Мәгариф ветераны буларак үзе эшләгән еллардагы укыту-тәрбия эшләре, хезмәттәшләренең уңышлары турында  истәлекләр сөйләде. Ул  бүгенге көндә дә мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән кызыксынуын белдерде һәм үзгәрешләргә карата үз фикерләрен дә әйтте.  Флүзә Нәкыйб кызы безгә тормышы, хезмәт юлы белән бәйле булган фотолар, газеталарда басылган мәкаләләр алып килгән иде ,  алар белән җентекләп таныштырды. Бу кызыклы очрашу бездә уңай тәэсирләр калдырды.   

                                                                               Шәфигулла Гарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X