Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Хезмәте лаеклы бәяләнде

    Райондашыбыз Илһам Шәяхмәтов “Татарстан Республикасының атказанган экологы” исеменә ия булды.

    1969 елларда Лесхоз мәктәбе белән Арча урманчылыгы берләшеп мәктәп урманчылыгы оештыра. Бистә балалары әти-әниләре үрнәгендә тумыштан диярлек табигатьне яратып, саклап үсәргә кирәклеген белсә дә, урманчылык түгәрәгенә йөри башлагач, үзләре өчен урман, табигать тормышында күп ачыш ясыйлар, агач утырту, урманны төрле бөҗәкләрдән саклау эшен алып бару белән бергә киләчәк һөнәренә дә нигез салына — күбесе киләчәген урманчылык белән бәйли. Әнә шул урманчылыкка, үзе укыган елларда җитәкче итеп Илһам атлы малайны сайлап куялар. Очраклы түгел, әнисе Нурзидә ханым 40 елдан артык башлангычларны укыткан укытучы, өйдә дә балаларын укытучы сыман гел тормыш кануннары буенча яшәргә өнди, ә инде урманчылыкта эшләүче әтисе Данил абый (шулай ук бу өлкәдә 40 елдан артык хезмәт стажы бар)  балаларын үзе белән урманга алып чыгып, аларга табигать байлыкларын, могҗизаларын күрсәтеп йөрергә ярата. Шул мохиттә тәрбияләнеп үскән малай ничек табигатьне  саклаучы булып китмәсен инде!? Өстәвенә, укый торган мәктәпләре дә урман эчендә урнашкан. Ул елларда ук урманчылык эше буенча күп кенә слетларда катнаша Илһам Данил улы. Үзенең кызыксынуы кечкенәдән балаларында да чагыла. Өлкәне Шамил мәктәптә укыган елларында экология буенча хәтта Белоруссиягә кадәр барып конкурс-ярышларда катнаша. Ул мәктәпне тәмамлагач Санкт-Петербург дәүләт университетында экология бүлегендә белем ала һәм бүгенге көндә Питерда Татарстан вәкиллегендә эшли. Кечесе Илназ да мәктәптә укыганда экология буенча олимпиадаларда Россия буенча алдынгы урыннар яулый, аның исеме район администрациясе каршындагы Дан аллеясында да урын алган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, мәктәп укучыларының экология буенча Россия күләмендә җиңүләр яулавында укытучы Наталья Сафиуллинаның хезмәте аерым игътибарга лаек. Ә Илназга килгәндә, ул киләчәген программалаучы итеп күрә һәм Казан федераль университетының информатика бүлегендә укый. Ә Нурзидә ападан килгән укытучылар династиясе дәвам итә: Илһам абыйның сеңлесе Илһамия озак еллар информатика укыта, хатыны Һиндия озак еллар балалар бакчасында эшли. “Кечкенәдән экология тәрбия алган баладан чын шәхес үсә, бүгенге көндә шул турыда сүз бара, — ди Илһам Шәяхмәтов. — Экология һәм табигый ресурслар тарафыннан Татмульт-фильм белән берлектә балалар өчен интерактив китаплар чыгарыла. Балалар табигатьне укып, карап һәм тестлар чишеп үзләштерә. Бүгенге көндә 5-7 сыйныфлар өчен дә шундый китаплар чыгару өстендә эш алып барыла. Министрлыкта җир һәм аны чишү мәсьәләләре буенча “Җир хартиясе” кабул ителгән иде. Арча районында тыюлыклар шактый. “Ашыт” тыюлыгында, мәсәлән, кошлар кайтканда-киткәндә ял итү мәйданы. Анда кошларны ату тыела, Мөрәле тирәсендә “Аю” урманы бар, анда аюлар кышлый, Сурнар тыюлыгындагы кулдан үстерелгән урманда берничә кварталда элеккеге тайга агачлары, чыршы, наратлар үсә”.

    Илһам Шәяхмәтов, мәктәп елларын санамаганда, экология хезмәтендә 1990 елдан, университет тәмамлаганнан бирле хезмәт куя. 1991 елда ул Арчага Төньяк региональ идарәсенә белгеч булып кайта. Аннан җитәкче була, берничә елдан министр урынбасары... Хезмәт биографиясендә федераль үзәктә  сулыклар бүлегендә, Россельхознадзор лабораториясендә эшләү, үз эшен ачып, дәүләт юнәлешендә экологик проектлар төзү, эксперт төркемнәрдә катнашу эшләрен башкарган еллар да өстәлә. Бүгенге көндә ул экология министрлыгының иҗтимагый советы әгъзасы, Россия халык фронтында экология мәсьәләләре буенча эксперт булып эшли. “Халык фронты халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, экологик проблема-

    ларны, халыктан кергән мөрә-җәгатьләрне чишәргә булыша.

     

    Аның юнәлешләре арасында сәламәтлек, юллар төзү һ.б. мәсьәләләре бар. Безнең экология юнәлешенә халыктан сулыклар пычрану, чистарту калдыкларын утильләштерү, урманчылык буенча проблемалар керә. “Тирә-якта экология законнарын бозучыларны күргәч, йөрәк әрни, — ди атказанган эколог. — сулыкларга балык тоту ятьмәләре куялар, пычрак юынтык суларны сулыкларга агызалар... Законнарны камилләштереп бетерергә кирәк. Арча районы төньяк регионда урнашканлыктан, бездә эшкәртү комбинатлары күп түгел. Гомумән, безнең яклар чиста регион булып санала. Проблемаларга килгәндә, экология ягыннан зур проблема булып гербицидлар куллану тора. Шул сәбәпле, ел саен күпләп умарта кортлары үлә. Басуларга сибү өчен 1, 2 класслы гербицидлар кулланылырга тиеш түгел, тик кулланалар шул. Басуларны эшкәртү технология буенча үзвакытында кулланылырга тиеш, бу бары тик хуҗалык җитәкчесеннән тора. Агулы химикатлар сибәсен хуҗалык халыкка игълан итәргә тиеш. Таулыклар сукаланып, сулык-ларга җир коела, шунлыктан, сулыклар саега, өстәвенә, сулыкларга җәйге лагерьлардагы көтүлекләрнең якын урнашуы да тискәре йогынты ясый. Бездә чишмәләр күп, шулар тулыландыру нәтиҗәсендә, чис-

    тарынып торалар. Кызганыч, заманында дәүләт тарафыннан, халык ихтыяҗларын күздә тотып төзелгән бүгенге көндә буаларның күбесе шәхси кешеләр карамагында. Алар үзләре идарә итә: җибәреп тә ала, балыгын да тота. Үзләре карар кабул итеп буаларны ачкан очраклар да булды”.

    Экологның райондашларга әйтер сүзе бар: “Гаиләдә, яшәгән тирәлегебездә мәйданнарны һәрвакыт чиста тотарга тырышабыз. Капканың теге ягы да безнең карамакта, аны да истән чыгармыйк. Киләчәк буынга үзебездән чиста, матур табигать калдырырга тиешбез. Һәркем кечкенә генә хезмәтен куйса да, тирә-ягыбыз чиста булыр иде”.

    ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе коллективы элеккеге җитәкчеләре Шәяхмәтов Илһам Данил улын “Татарстан Республикасының атказанган экологы” исеменә лаек булуы белән котлый.

     

    Бу исем сезнең югары шәхси сыйфатларыгызны, һөнәри осталыгыгызны раслау булып тора, Илһам Данилович. Сезнең белем, тәҗрибә, әйләнә-тирәне саклауга җаваплы карашыгыз, Ватаныбызның уңайлы мохитен саклауга ярдәм итүегез яңа биеклекләр яуларга мөмкинлекләр ачар.

     

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: