erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хезмәткә түләү күләме үзгәрде

Күпмегә?

2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә хезмәткә түләүнең иң аз күләме артты. Дәүләт һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләре  өчен ул айга 12792 сум тәшкил итә.

Моннан тыш, Татарстанда 2020 елның 30 декабрендә ТР  Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында республикада иң аз эш хакы турында килешүгә кул куелды.

Әлеге документ нигезендә, икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында айга иң аз хезмәт хакы 15400 сум итеп билгеләнә. Шулай итеп әлеге чорда эш вакытын һәм хезмәт нормасын үтәгән хезмәткәрнең гомуми суммасы өстәмәләр, премияләр һ.б. белән хезмәткә түләүнең билгеләнгән иң аз күләменнән түбәнрәк була алмый. Шул ук вакытта аерым һәм зарарлы шартларда һәм төнге вакытта эшләгән өчен түләүләр исәпкә алынмый.

Хезмәт хакын түләү буенча тәртип бозучы эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Мондый очракларда республикада  яшәүчеләр Татарстан Республикасындагы Дәүләт хезмәт инспекциясенә, судка яки прокуратура органнарына мөрәҗәгать итә ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Динар Низамов,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе,

1 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X