erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хезмәткәрләр баш табибны премияләрен үзенә алуда гаепли

Акчаны кайтаруны таләп итәләр

ТР гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Буа, Чүпрәле һәм Апас районнары баш табибы Анатолий Никифоровны үзенең хезмәткәрләреннән премияләрен тартып алуда гаеплиләр.

Беренчел мәгьлүматларга караганда, 2007 елдан бирле баш табиб кул астында эшләүче хезмәткәрләргә бирелгән премияләрне үзенә кайтаруны таләп иткән. Аның бу таләбенә каршы төшкән очракта, эштән алу белән янаган. Икътисади куркынычсызлык идарәсе һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының коррупциягә каршы тору хезмәткәрләре ачыклаганча, Никифоровның хезмәттәшләре үзләренә тиешле акчаларны банкоматлардан алып аңа тапшырган.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Табиб кулына кергән премияләрнең гомуми суммасы 600 мең сумнан артып киткән. Моннан тыш, тикшерү Никифоров башка җинаятьчел эпизодларга да катнашы булырга мөмкин дип уйлый. Баш табибны вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр.

Узган җомгада Буа шәһәр суды Анатолий Никифоровны ике айга өй аресты астына җибәрде.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slak/khezmtkrlr-bash-tabibny-premiyalren-zen-aluda-gaepli

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X