erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хезмәттәшебез Гөлназ Газыймова көчле әйтте... һәм җиңү дә яулады

​​​​​​​Кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча республика бәйгесендә хезмәттәшебез Гөлназ Газыймова "Көчле әйтелгән!" номинациясендә җиңү яулады, грамота һәм кызыксындыру бүләгенә ия булды.

Әмма Гөлназ үз эшенең остасы гына түгел, һәр яклап килгән сокланырлык һәм үрнәк алырлык шәхес тә. Без каядыр яшәгән яхшы кешеләр, кул осталары турында күп язабыз. Ә менә яныбыздагылар читтә кала. Бер бүлмәдә кара-каршы утырган “Арча” радиосында реклама буенча белгеч Гөлназ Газыймова үз куллары белән ясаган әйберләрен алып килә башлагач, шул турыда уйлап куйдым. Ә нигә аның турында язмаска әле? Һәръяктан килгән ханым ул. Сокланып туя алмыйм. Иң беренче чибәрлеге, үз-үзен тотышы, кешеләр белән аралашуы, зәвыкъ белән киенүе күзгә чалына. Өзлексез үз өстендә эшли ул. Үзен хатын-кыз буларак ярата белә.

Ә нинди киңәшләр бирә? Миннән күпкә яшь булса да, киңәш сорап аңа мөрәҗәгать итәм. Кайчак “ерак китмәсен белеп” серләремне сөйләп эчемне бушатам. Ул тыңлый белә, нинди генә сораулар белән барма, төпле киңәшен бирә.

Әмма сүз бу хакта түгел. Мәкаләм башында бераз аны мактап китәсем генә килде. Аның нинди кул остасы булуын белмисез әле. Бик тыйнак ханым шул ул. Без дә бик матур, милли стильдәге муенсалар, алкалар, беләзекләр, сабыннан чәчәк бәйләмнәре, гөлләр алып килә башлагач кына бу хакта хәбәрдар булдык. Кызыксынып сораша башлагач, үзе турында бераз мәгълүмат та тупладым.

– Мәктәптә укыганда ук кул эшләре белән кызыксына башладым. Бишенче сыйныфта укыганда тегү машинасында үземә күлмәкләр тегеп кия идем инде. Әбием өйрәтте. 9нчы сыйныфта үзем теккән жилет, юбкаларны мәктәпкә киеп йөрдем.  Бер төн эчендә тегеп кия идем. Күбрәк иске җйберләрне яңартып тектем. Чөнки гел бер киемнән генә йөрергә яратмый идем. Аннан китте. Үземә дә, сеңлемә дә тектеп, кием сатып алган булмады. Чит ил сериалларының модага кергән вакыты. Шундагы күлмәкләрне күрәм дә, ошатып кисәм һәм тегәм. Һәр кеше үзгә булырга тиеш, дип уйлыйм. Үзеңә килешле әйберне кию җанга рәхәтлек бирә. Аннан крючок блән бәйләргә өйрәндем. Схемасын ясыйм да, чәчәкләр, брошкалар бәйлим, – диде Гөлназ.

Мәктәпкә кергәнче үк ислемай ясау турында хыяллана ул. Кызыксынып яфраклар, чәчәкләрне суга салып карый.  Тик ул вакытта нигә барып чыкмаганын аңлап бетерми әле кыз. Хәзер әнә ислемайлар гына түгел, гигиеник помадалар, төрле кремнар да ясый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәр нәрсә вакытлыча бит. Хәзер текми Гөлназ, әмма кул эшләре белән кызыксына башлый. Сату өчен дип түгел, үзенә дип күн, тиредән һәм башка материаллардан этник стильдәге бизәнү әйберләре ясый. Сабыннар ясау серләренә төшенә. Казанга барып курсларда да укып кайта.

– Органик химия буенча аерым белем кирәк иде. Нинди майларны кулланырга? Кайсылары ни өчен файдалы? Җәен күп итеп дару үләннәре җыям һәм аларны майларга, суга салып куям. Бал кортлары тотабыз. Шуларның продукциясен кулланам. Бертөрле сабын ясау өчен алты килограмм затлы (виноград, миндаль һәм башка майлар) майлар бетердем. Ике ел өйрәндем. Әмма теләгемә ирештем. Бернинди химик элементларсыз, майлар һәм селте кушып кына ясала ул. Өч ай өлгерә. Шуннан соң гына кулланырга була. Башта әйберләрне үзем өчен ясадым. Хәзер үзмәшгуль булып теркәлдем. Мин белемем буенча юрист, шуңа шәхси эшмәкәр булмаган килеш аларны сату белән шөгыльләнергә теләмәдем. Хәзер сатарга да була. Сораучылар да күп. Чөнки кул белән ясалган әйбер кешене кызыксындыра. Бу өлкәдә миңа конкуренция дә булмаячак. Димәк, перспектива да бар, – диде Гөлназ Газыймова. – Теләк кенә кирәк. Бу эш бик күп хезмәт сорый. Интернетта шуның белән шөгыльләнәм. Яндекс-тәрҗемәче аша чит илләрдә яшәүчеләр белән аралашам. Сәламәт яшәү рәвеше алып барам.

Гөлназ фикеренчә, хатын-кыз каш-күз ясап түгел, үзенчәлекле булуы белән аерылып торырга тиеш. Әмма матурлык тудыру да арзан тормый. Өч тиен чыкмый, биш тиен керми, ди халык. Гөлназ милли бизәкләрне чәкеп ясаучы махсус рәссамнарга җибәреп эшләтә. Нинди әйбер килеп чыгасын, нинди төсләр кулланырга кирәк икәнне, кешегә нинди бизәнү әйбере килешкәнне эчке бер тоемлык белән күрәм, ди. Сәләт, чын осталарга хас сыйфат бу.

– Укыганда стилист-дизайнер булырга хыялланган идем. Тик ул вакытта әлеге һөнәр популяр түгел иде. Юридик белем алдым, – диде Гөлназ. – Әмма кеше бер яктан гына үсәргә тиеш түгел. Эшеңне бик тиз югалтырга мөмкин. Никадәр күбрәк һөнәр үзләштерсәң, шуның кадәр яхшырак. Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр турында укып белә идем. Чит илдә бу эш закон нигезендә куелган. Андый әйберләр өчен салым түләнергә тиеш түгел, дип уйлыйм. Салымнан качып нәрсәләрдер ясау да дөреслеккә туры килми. Үзмәшгуль булып теркәлеп, закон кысаларында эшләү мөмкинлеге бирелү ачыктан-ачык эшләргә юл ачты. Һәркемнең үзе ясаган әйберен кемгәдер күрсәтәсе, сатып акча да эшлисе килә. Чөнки аларны тудыруда бик күп чыгым сорый. Сатып алучыларга кабатланмаган әйберләр кирәк. Үзләрен сөендерә алсам, мин алардан да ныграк куанам

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X