erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хикмәт сарымсакта гына түгел

Коронавирус кайбер нәрсәләргә берникадәр ачыклык кертте сыман. Нәрсәгә тотынсаң – шул Кытайныкы. Сарымсактан башлап, машина запчастьларына кадәр!

 

 

Коронавирус чыкмаса, сарымсакның 80 проценты безгә Кытайдан кергәненә игътибар да итмәгән булыр идек. Күпме җиребез бар, ә сарымсакны чит илдән алабыз! Шуны гына үстерә алмыйбыз микәнни без! “Нишләп үстермәскә, әнә фермер Минхәировлар басу тутырып үстерә аны!” – диде безгә бер танышыбыз. Без бу турыда фермер Исхак Минхәиров белән дә сөйләштек.

– Әйе, сарымсакны без үстереп карадык. 20 сутый җирдә иктек, – дип сөйләде ул. – Аның өчен җир яхшы кирәк, тәрбияләп үстерү өчен ул кеше факторы сорый. Күпләп сату базарында безнекен алмадылар. Аларга чиста һәм арзан булсын (Кытайныкы кебек! – ред.). Без килосын 100 сумнан колбаса цехына тапшырдык. Ә менә үз хуҗалыгыңда кеше ялламыйча сарымсак үстерүчеләргә бу эш отышлы.

– Минем сарымсак үстерү белән алай кызыксынганым юк, – диде район фермерлар ассоциациясе рәисе Нафил Гатауллин. – Үзем өчен генә үстерәм мин аны. Минемчә, сыйфатлы итеп үстергән яшелчәнең теләсә кайсын сатып була. Юлын табарга кирәк. Дөрес, читтән арзанга кергән товар безнекен кысрыклап чыгара. Халык хәзер супермаркетлардан чистаны, матурны сатып алырга гадәтләнеп бара. Ә бит ризык экологик яктан чистамы-юкмы – кызыксынырга кирәк.

Күпербашта сарымсакны күп-ләп үстерүчеләрне беләбез. Без ул авылда кара-каршы гына яшәүче Мәрьям–Евгений Савченко һәм Фәридә–Фәрит Ибәтуллиннарда булдык.

– Бакча тутырып үстерәбез, – диде Мәрьям апа. – 3 сутыйлап булыр. Сарымсак бәрәңгегә караганда кыйммәт йөри, агулыйсы юк, бакчага, җиргә агу керми.

Мәрьям апа гаиләсе белән Төрекмәнстаннан күчеп кайткан. Ире Евгений Савченко белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Җәй җитсә, иртүк торып, эшкә тотынабыз, – дип сөйли алар. – Чүбен утыйбыз, төбен йомшартабыз, су сибәбез. Йодрык кадәр була сарымсаклар. Өйгә дә килеп алалар. Сатам да, күчтәнәчкә дә бирәм, үзебезгә дә кала. Кытайныкын алган бар, сарымсакмыни ул!

– Безнең озак саклана торган әйбәт сорт, – дип сарымсакларын күрсәтте Фәридә белән Фәрит Ибәтуллиннар. – Әйбәт черемә сатып алабыз. Көзен черемәле җиргә утырткач, өстенә дә черемә салабыз. Кышын өшемәскә әйбәт була. Үстерә башлаганга 10 еллап бар. Без алай күп утыртмыйбыз. Куяр урын булса, бөтен бакчаны тутырып утыртыр идек. Үзәктәге урам базары янында сатарга ярамый, элеккеге “Эссен” кибете янында кеше бик йөрми.

Яңа гына азык-төлек базарын, кибетләрне карап чыктым. Сарымсакка кытлык сизмәдем. Тора-бара нишләр. Азык-төлек базарында кеше дә үзеннән артканын куеп саттыра. Килосы 300 сум. Ә бер кибеттә Кытайның сетка эчендәге өч сарымсагы 40 сум тора.

Узган ел көзен әллә ни сарымсак сатучы булмады. Базар янында сатучы Күпербаштан Фәрит Ибәтуллинның сарымсак-

лары бик матур иде. Килосын 250дән сатты. Кызыгып алырлык. Әмма мин ул вакытта алай күп итеп сарымсак алучыны да күрмәдем. Шунда бер хатынның: “Нәрсә акчаны берьюлы чыгарып салырга, ел әйләнәсе бар ич ул, яшәсен кытайлар!” – дип әйткәне хәтеремдә. Ул аны көлеп әйтте. Үзебездән көлеп.

Әллә ул коронавирусны кытайларның бөтен дөньядагы, бигрәк тә Россиядәге колачын күрсәтер өчен чыгардылармы икән, дип тә уйлап куясың. Эш юк, дибез, ә товар читтән керә. Нәрсәгә тотынсаң да шул.

Румия Надршина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X