erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Химиядән башка да яшәп була

Бу сүзләрне 1999 елда Арчага кайтып яши башлаган Касыймов Рәшит Фәрхәт улы әйтә. Юк, ул профессор да, фәннәр кандидаты да түгел. Ул бары тик үзе эшләп, сынап караган әйберләр турында башкаларга да ирештерергә тели. Редакциягә дә шуның өчен килгән.

 

– Мин моның шулай икәнлеген көтмәгәндә инандым, – диде кунагыбыз. – Бервакыт өйдәге гөлләр үлә, хәлсезләнә башлады. Хатыным иптәш хатыны белән Новосибирск фәннәр академиясе уздырган “Сәламәт туклану – милләт сәламәтлеге” дигән конференциядә катнашкан. Ул шуннан гөлләр өчен биопорошок алып кайткан иде. Менә шуннан эремә ясап гөлләргә сибә башладык. Терелеп, ике атнадан чәчәк ата башлады болар. Шуннан үзем дә кызыгып китеп, институт белән элемтәгә кердем, “Россия кулланучылар җәмгыяте кешеләр өчен” дигән оешма әгъзасы булдым.

Рәшит Фәрхәт улы кызыклы тәҗрибәләре турында сөйләде. “Мин чияләр чәчәк атканда биосостав сибәм. Җимешләре күп һәм эре була. Бервакыт сибеп маташам, күрше ишегалдында нәрсәдер эшли: “Син без эшләгәндә агу сипми тор инде”, – ди. “Мондарак кил әле, – дим. – Агу түгел, дару ул, менә карап тора!” – дидем дә сиптергечне авызга  кабып эшләтә башладым. Күрше: “Бу бераз ычкынган ахрысы”, – дип уйлады бугай, тизрәк китеп барды”.

Алмагачларга да чәчәк атканда сибә, кәүсәгә биопрепараттан “пояс” ясый. Тләләрне кырмыскалар күчереп йөртә, ә алар биопрепарат исен яратмый.

Ике түтәл  кишер белән тәҗрибә ясый һәвәскәр бакчачы. Берсенә биопрепарат сибә һәм искиткеч уңыш ала. Ә препарат кулланмаган түтәлдә уңыш аз, кишерләр кәкре-бөкре була.

Биопрепарат составындагы микроорганизмнар зарарлы гөмбәчекләрне дә бетерә. Аны сиптергәндә күгәрек барлыкка килми, булганын юк итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бал кортларына тәэсире ничек? – дим.

– Умартачылар бик теләп куллана аны. Умартага сиптергәндә күгәрек булмый, хуш ис тарала, кортлар үзләрен бик яхшы хис итә.

Машина йөртүчеләр өчен дә кызыклы яңалыклар бар. Машиналарны тузудан саклый, ягулыкны экономияле тотарга булыша торган составлар бар.

– Мин 14нче модельле, 45 мең километр йөргән машина алдым, – ди ул. – 100 километрга 8,4 литр ягулык китә иде. Биосоставны куллана башлагач 6,2 литрга калды. 280 мең километр йөрдем инде, ягулык чыгымы шул килеш.

Биопрепараты, повышающие урожай, продуктивность скота и дающие возможность экнонмить ГСМ по адресу: г.Арск, ул.9 мая. д.32. 89655807303. Реклама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев