erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабы сатуга чыкты

Китапны Казанда һәм Уфада газета-журнал киоскларында, Татарстан районнарында газета редакцияләрендә сатып алырга мөмкин.

Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабы сатуга чыкты.

Китапны Казанда һәм Уфада татар китаплары кибетләрендә, газета-журнал киоскларында алырга була. Районнарда яшәүчеләр «Никах» китабын район газеталары редакцияләрендә сатып алырга мөмкин.

Моннан тыш, китапны почта аша кайтартып була. Моның өчен «Татмедиа» интернет-кибетендә заказ ясарга кирәк.

Китап сатып алу буенча барлык сораулар өчен телефоннар: +7 (843) 222-09-84 (добавочный: 1203), + 7 (917) 393-09-62

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Никах» китабын «Казан утлары» журналы «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән чыгарды. Бу — Хисаметдин Исмәгыйлевның беренче китабы. Тиражы 2000 данә. 160 битле китап кесә форматында эшләнгән.

Китапның сюжеты үзәгендә — Әфган сугышында катнашкан татар егете. «Хисаметдин Исмәгыйлев — Әфганстанда үзе булып, үз күзләре белән күреп, кичереп язган автор. Аның герое Әфганстанда әсирлеккә эләгә, исән кала, исән калу өчен шундагы кызга өйләнә, соңыннан качып китә. Еллар узгач, хатыны рэкетирга әйләнә… Кыскасы, бик мавыктыргыч сюжет. Хисаметдин Исмәгыйлевнең „Никах“ китабын укыгач, и язмыш, диясе генә кала…» — дип сөйләде «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

 https://tatar-inform.tatar/news/letters/01-04-2021/hisametdin-ism-gyylevny-nikah-kitaby-satuga-chykty-5816678

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X