Реклама
10 мартта коронавируска каршы район штабының чираттагы утырышы булды.
Район башлыгы, штаб җитәкчесе Илшат Нуриев хәлнең тотрыклы булуын, контрольдә тотылуын әйтте. Әмма тынычланырга ярамый. Авыруга каршы торуның иң ышанычлы чарасы – вакцина ясату.
Районның баш табибы Рифат Идрисов әйтүенчә, хәзерге вакытта сезонлы сулыш юлы авырулары арту күзәтелә. Госпитальдә 14 кеше дәвалана. Вакцина ясау дәвам итә, бу мәсьәләдә тоткарлыклар юк. Кирәкле дарулар бар.
Санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәүчеләргә карата беркетмәләр төзелеп, судка җибәрелә. Районның административ комиссиясе рейдлар уздыра.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз