erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Хәл юк, тотынып кына йөрим, аяклар тыңламый..."

Көз. Грипп сезоны башланды. Шуның белән коронавирусның да икенче дулкыны килергә мөмкин.

“Җитәр инде, нигә халыкны куркытып язасыз”, – диючеләр бар безгә. Юк, куркыту дип түгел, кисәтү, сакланырга чакыру, дип кабул итегез. Мин дә бу авыруга башта ышанмадым. Әмма чынбарлык ышанырга мәҗбүр итте.

Ә күптән түгел Арчага терәлеп үк утырган авылларның берсендә яшәүче бик якын танышымның коронавирус белән авырып хастаханәдә дәвалануы турында ишеттем. Янына хәл белергә килергә кушмады, шуңа телефоннан гына аралаштык. Гөлгенә Галимҗанова (аның соравы буенча исем-фамилиясе үзгәртелде) бүген үзен бераз ярыйсы хис итә. “Шулай да хәл юк, тотынып кына йөрим, аяклар тыңламый. Тамакка ашасам да, ризыкның тәмен тоеп түгел. Ике атнадан соң яңадан хастаханәгә  участок табибына күренергә барам”, – диде.

Гөлгенә 39,7 температура белән 7 көн өйдә яткан. Берничә көннән сулый алмый башлаган. Ис  сизмәгән. Өч тапкыр ашыгыч ярдәм чакырткан. Өченчесендә хастаханәгә алып китеп, томография үткәргәннәр һәм... 3нче дәрәҗә ике яклап үпкә ялкынсынган, үпкәнең 60 процентына зыян килгән, дигән диагноз куйганнар.

– Шунда ук хастаханәгә инфекция  авырулары өчен бүлеккә салдылар, кислород аппаратына тоташтырдылар. 3-4 көн кислород сулап яттым. Хастаханәдә яхшы дәваладылар. 2 кешелек палатада яттым. Табиблар, шәфкать туташлары яннан китмәделәр. Көнгә 2 тапкыр система бирделәр, уколлар кадап тордылар. Үпкәдә тромб барлыкка килә икән. Шуңа юл куймас өчен эчкә кан сыек-лата торган укол кададылар. Ашау да, карау да бик яхшы. Коронавирусның икенче дулкынын аеруча авыр була, дигәннәр иде, дөрес икән, дигән фикергә килдем. Палаталар тулган, авыручылар арасында үзебезнең табиб-лар да бар, – диде Гөлгенә. – 11 көннән соң (үпкәнең зарарланган өлеше 50 процент калган иде) өйгә чыгардылар, чөнки миннән дә катырак авыручыларга урын кирәк. Өйдә дә башта температура 37дән төшмәде. Аякка баса алмадым. Баш әйләнә. Бөтен җир авырта. 2-3 айга кадәр бара әле, диделәр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өйдәгеләр дә авырган, тик алар җиңелчә кичергән. “Ә минем кан басымы югары, йөрәк, бөерләр авырта, шуңа аяктан бәреп екты, – диде Гөлгенә. – Башта бу авыруга ышанмаган идем. Үземнең баштан кичкәч, аңладым. Зинһар, сакланыгыз. Сау-сәламәт булыгыз”.

Арча үзәк хастаханәсенең инфекция бүлеге җитәкчесе Венера Кәримова белән элемтәгә чыктык. Төнге сменадан гына чыгып, эше бик күп булса да, ул безнең белән сөйләшергә вакыт тапты.

– Бүлек июль ахырында ачылган иде. Шул вакыттан бирле бездә 240 кеше дәваланып чыкты, – диде Венера Әгъләмҗановна. – Соңга калып киләләр, авыруга ышанмыйлар, вакытында дәвалануны башламыйлар, дөрес дәваланмыйлар. Төрле җирдән ишетеп, үзләренчә дәваланалар, төрле дарулар эчәләр. Бу үзенчәлекле авыру, салкын тигәннән үпкә ялкынсынуы белән бутарга ярамый. Үпкәдә кан тамырлары кысылып, тромблар барлыкка килә һәм сулап булмый башлый. Гади пневмонияне дәвалау антибиотиклар белән башланса, монда төп препарат канны сыегайта торган. Аны табиб язып бирә. 2-3 төрле генә ул. Кыйммәтле дарулар. Хастаханәдә без канны сыегайта торган укол кадыйбыз. Минем киңәшем, 3-4 көн температура булса, ис сизмәсәгез, шунда ук табибка барырга һәм ул әйткәннәрне үтәргә кирәк. Нишләп Казанга җибәрмиләр, диючеләр бар. Көн саен тәүлек буе республиканың барлык инфекцион хастаханәләре, госпитальләре белән элемтәгә чыгабыз, виртуаль обход үткәрәбез, 11дән 12 сәгатькә кадәр консилиум оештырыла. Шунда һәр авыру буенча фикер алышабыз, бергәләп дәвалау юлларын билгелибез. Бер генә авыруны да күздән югалтмыйбыз, ныклы контрольдә тотабыз.     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X