erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хокук белемнәре мәктәбенең чираттагы дәресе узды

Социаль яклау бүлегендә хокук дәресе узды

Бүген, 2 декабрь көнне Хокук белемнәре мәктәбенең икенче дәресе узды. Биредә ике тема каралды. Беренчесе - "Хезмәт ветераны" исемен ничек алырга һәм рәсмиләштерергә?" Икенчесе - "3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга айлык акчалата түләүне бирү тәртибе".

ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова, районның "Мәрхәмәтлек үзәге" җитәкчесе Миләүшә Шакирова катнашында узган әлеге дәрестә лаеклы ялда булучы райондашлар җыелган иде. Югарыда әйтелгән темалар буенча социаль эшләр буенча белгеч Айрат Мавлиев һәм әлеге өлкәнең юрисконсульты Динар Билалов чыгыш ясады. Яшь белгечләрнең эчтәлекле чыгышлары презентаөия белән ныгытылып барды. "Хезмәт ветераны" исемен алуның да, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга айлык акчалата түләүне рәсмиләштерүнең дә үз нечкәлекләре булуы турында сөйләнде. Һәркайсын теркәү барышында да үз хокуларыңны белеп эш итәргә кирәклеге ассызыклап үтелде. Катнашучы ветераннар белгечләргә сорауларын биреп, борчыган мәсьәләләргә ачыклык керттеләр.

Хокук белемнәре мәктәбе дәресләре 2022 елның маена кадәр айга бер мәртәбә уздырылачак. Кайда һәм кайчан, нинди темаларга булачагын хәбәр итеп барачакбыз. Әлеге дәресләргә теләгән һәркем килә ала.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X