Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Хәрби комиссар бүләкләр тапшырды

    3 сентябрьдә районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов, бүлек җитәкчеләре Алия Мортазина, Фәнил Сафиуллин яшь гвардиячеләр басуларда игенчеләр янында булып, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп кайткан, хәзер икмәк фронтында фидакарьлек күрсәтеп эшләүче комбайнчыларга Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодинның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

    - Сез илебезнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур өлеш кертәсез, без сезнең белән горурланабыз! - диде Алмаз Борһанов.

    Реклама

    Республика хәрби комиссарының Рәхмәт хатларына "Кырлай" ширкәтеннән рәдис Җәләлиев, "Ватан" ширкәтеннән Ришат Гарипов, "Северный"дан Әнәс Йосыпов, "Игенче"дән Марат Абдуллин, "Яңарыш" ширкәтеннән Олег Ершов лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: