erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәрби-кыр җыены – тәрбиянең бер төре

Ел саен уздырылучы хәрби-кыр җыенының быелгысы 24 майдан 26 майга кадәр дәвам итте. 152 егет катнашындагы бу җыен Зур Бирәзә янындагы, халыкка “Ельник” буларак таныш булган урында узды.

  Җыен башланганчы берничә көн алдан, егетләр Казан танк училищесына барып, беренче тапкыр автоматтан атып карады. Ә кырда аларны армия сафларының сынаулары көтте.

  Мәктәп һәм уку йортлары директорлары җыелган көнне бирегә без дә бардык. Хәрбиләрне шулай ук район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов та сәламләде. “Бүгенге хәрби җыен сезгә зур мөмкинлекләр бирә. Сез үзегезне төрле яклап сынап карый һәм мөмкинлекләрегезне арттыра аласыз. Бүген алган тәҗрибәгезне киләчәктә кулланырсыз дип ышанып калам”, – диде Алсу Фирдәүс кызы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  Хәрби-кыр җыенына район мәктәпләреннән 10нчы сыйныфта һәм уку йортларында укучы егетләр җыелган иде. Әлеге җыенның төп максаты – егетләрдә туган илгә, Ватанга карата мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек хисен, сабырлык, тыйнаклык, батырлык сыйфатларын тәрбияләү. Без килгәндә дә егетләр берничә отрядка бүленеп шөгыльләнә иде. “Кичә без үзебез торасы урынны чүптән чистарттык, палаткалар кордык, җирлекне өйрәндек, режим белән таныштык. Хәзерге вакытта без баштанаяк тәнне саклый торган махсус киемне дөрес кияргә өйрәнәбез. Бу җыен озаграк булса да ярар иде. Дисциплина, үз-үзеңне чын егетләрчә тотарга өйрәнү, армиягә әзерлек – барысы да бик ошый”, – дип уртаклашты педагогика көллияте студенты Рамазан Гомәров.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X