erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәрбиләргә куелган һәйкәл янып беткән

Һәйкәл композит материалдан ясалган булган.

Зәйдә Җиңү бульварында куелган «Азат итүче хәрби» һәйкәле янган.

«Татар-информ»га бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә әйттеләр.  

Янгын турында хәбәр бүген 18.39 сәгатьтә 101номерына килгән. Һәйкәл композит материалдан ясалган булган. Янгын мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын сүндерүчеләр утны тиз сүндереп бетергән, тик һәйкәл янып беткән. Янгын чыгу сәбәбен ачыклыйлар.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә, янгын урынына Зәй прокуроры урынбасары килгән. Әлеге факт буенча тикшерү оештырырга кушылган. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңрак билгеле булганча, һәйкәлгә ут кабу балалар шуклыгы аркасында килеп чыккан. Агентлыкның үз чыганагы белешмәсе буенча, күзәтү камералары берничә яшүсмерне төшереп алган. Алар янгын булган урыннан качып киткән.

Агентлыкның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, биредә өч-дүрт үсмер ут белән шаяра. Алар арасында кыз бала да була. Бер мизгелдә конструкциянең бер өлешенә ут каба, аннары ялкын һәйкәлнең үзенә дә күчә.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/16-03-2021/z-yd-h-rbil-rg-kuelgan-yk-l-yanyp-betk-n-5813174

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X