erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәрәкәт – иң әйбәт иммунитет

Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгытуның иң ышанычлы юлы дип саный тренер Марат Галиев

 

“Арча хәбәрләре” газетасы “Фикер” рубрикасын ачып җибәрә. Безнең беренче кунагыбыз – Арчада яшәүче Россия, Татарстан күләмендә танылган тренер Марат Габделбәр улы Галиев. Шәһәребездә ул олысына да, кечесенә дә таныш шәхес.

Без бүген “Физкультура һәм спорт – коронавируска каршы иң әйбәт иммунитет” дигән актуаль тема турында сөйләшәчәкбез.

– Марат Габдел-бәрович, сез сәламәт яшәү рәвешен, физкультура һәм спортны актив пропагандалыйсыз. Хәрәкәттә–бәрәкәт, дисез. Ә коронавирус янәшәдә генә. Сез бу йогышлы чир эпидемиясе турында нинди фикердә?

– “Ковид 19” вирусы әлегә тиешенчә өйрәнелмәгән. Аның килеп чыгу һәм таралу юллары безгә билгеле түгел. Шунысы мәгълүм: әлеге вирус күбрәк олы яшьтәгеләргә, хроник авырулары булганнарга, түбән иммунитетлы кешеләргә йога.

– Сезнеңчә “Ковид 19” инфекциясе нык иммунитетлы, хроник чирләре булмаган кешеләргә, балаларга куркыныч түгел?

– Мин табиб та, вирусолог та түгел. Бары тик белгечләр фикерен генә әйтәм.

– Ә сез үзегез бу вирус-

тан куркасызмы? Ничек сакланасыз?

– Мин “Ковид 19” вирусына бик сак карыйм. Аллаһы Тәгаләдән аның безнең өйгә үтеп кермәвен сорыйм. Әмма ул безнең гаиләне читләтеп үтмәде. Тормыш иптәшем – медицина хезмәткәре. Ул авырулар белән еш очраша. Һәм вирусны йоктырды. Гаиләдә башкаларыбыз авырмады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Димәк, сез вирус турында ишетеп кенә белмисез...

– Нәкъ шулай. Гомумән, мин күпчелек туганнарым медицина хезмәткәрләре булган гаиләдән.

– Бу йогышлы чир ничек сезгә һәм башка гаилә әгъзаларына йокмаган?

– Бәлки без, бигрәк тә 56 яшьтәге мин, коронавирус белән җиңелчә генә авыртып алганбыздыр. Ләкин без үзебездә инфекциянең билгеләрен сизмәдек. Күрәсең, иммунитет бирешмәгән. Шулай дип уйлыйм.

– Бу турыда киңрәк сөйләшик әле.

– Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә башта вирусның барлыгына ышанмадым. Хәзер ышандым. Без, спортчылар, сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз. Спорт белән даими шөгыльләнәбез. Тән гигиенасын саклыйбыз. Кирәгенчә ашыйбыз, өйне чиста тотабыз, даими дезинфекция үткәрәбез. Көн дә иртән йөгерәбез, көнгә ике тапкыр тренировка – безнең гаилә өчен норма. Кайбер көннәрдә генә тормыш иптәшем, эш графигына карап, безнең белән йөгерә алмый. Безгә начар гадәтләр хас түгел. Ризыктан мода ясамыйбыз. Җир анабыз биргән белән генә тукланабыз. Йокы алдыннан этне һавада йөртү – безнең өчен шулай ук гадәткә кергән.

– Һәм, нинди нәти-җәгә киләбез инде?

– Безне барлык авырулардан һәм эпидемиядән иммунитетны күтәрүгә юнәлдерелгән профилактик процедуралар коткара. Кабатлап әйтәм, бу физкультура һәм спорт, дөрес тук-лану, көндәлек режимны саклау һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү, витаминга бай табигый ризык-

лар ашау. Спортчылар, тренерлар гадәттә шулай эшли дә. Спортчыларның  характерлары көчле, бу исә барлык авыруларга һәм тормыш авырлык-ларына каршы торырга ярдәм итә.

– Рәхмәт сезгә әңгәмә өчен. Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X