erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хөрмәтле “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне күркәм бәйрәмегез – район газетасына 90 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм.

Район газетасы районыбыз белән бергә туды, бергә үсте, авыр һәм сикәлтәле елларны бергә кичерде, уңыш-казанышларыбыз да уртак. 1930 елда чыга башлап, район тормышын яктыртып барган газетаның беренче саннары “Колхозга” дип аталса, колхозлашу чоры үткәч “Яңа тормыш” дип үзгәртелә, ә аннан соң озак еллар ”Коммунизмга” дип исемләнгән газета халыкка яңалыкларны җиткереп бара. Бүгенге көндә районыбыз газетасы “Арча хәбәрләре” исемен горур йөртә. Редакциядә һәрвакыт намуслы, гадел, тынгысыз, талантлы каләм әһелләре иҗат итте һәм аларның эше бүген дә ышанычлы кулларда. 90 ел дәвамында сез шәһәр һәм авыл халкының тырыш хезмәтенә дан җырлыйсыз, аларны яңа җиңүләргә рухландырасыз. Газетаны саллы, кирәкле мәгълүматларга бай итеп чыгаруыгыз, районыбызның тарихи-мәдәни байлыгына, күренекле шәхесләренә игътибарыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Сезнең уңышларыгыз – күпьеллык фидакарь хезмәт, сәләт, җан җылысы биреп  армый-талмый эшләү нәтиҗәсе.

Мөхтәрәм журналистлар!  Күңелегездә иҗат ялкыны сүрелмәсен, каләмегез җитез һәм үткен булсын, укучыларыгызның саны елдан-ел артып торсын. “Арча хәбәрләре” төрле буын кешеләре өчен дә кызыклы, бай эчтәлекле булып калсын иде. Сезгә нык сәламәтлек, зур уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча муниципаль район башлыгы И.Г. Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X