Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле хезмәттәшләр, юбилеегыз белән!

    Хезмәттәшебез котлый.

    Арча хәбәрләре” газетасына - 90!

    “Минем Чаллы” иҗади бәйгесендә  җиңгән өчен  “Ока” машинасы белән бүләкләнгән хезмәттәшебез яза

     Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне ихлас күңелдән олуг  юбилеегыз – “Арча хәбәрләре” газетасының  беренче саны дөнья күрүгә 90 ел  тулу уңаеннан котлыйм. Сезгә сәламәтлек,  гаилә бәхете һәм һәрвакыт  кызыклы, укылышлы газета чыгаруыгызны телим.

            45 елдан артык эшләү дәверендә минем журналистикада  үземнең беренче адымнар  ясаган редакцияне онытканым юк. 80 нче елларда “Коммунизмга” газетасының  хатлар бүлегендә эшли башлавым бүгенгедәй хәтердә. Сагыну хисләре дә бар, яшьлек, романтика бит! Мөхәррир  Ренат  Таҗиевны коллективта барыбыз да яраттык, хөрмәт иттек, шул ук вакытта  аңардан курка да идек – ул үз эшенең остасы иде. Аның  ныклы  адымнарыннан ук редакциягә килеп керүен, үз бүлмәсенә үтүен таный идек. Ул килгәч кызу эш көне башлана - планлаштыру, язмаларны уку, аларны газета битләренә салу, газета укучыларны, хәбәрчеләрне кабул итү, күпсанлы хатлар белән танышу (ул вакытта һәр көнне редакция почтасына 30-50 хат килә иде!)  - һәркайсында  аның бормалы имзасы салынган күрсәтмә. Ул бик тиз эшли иде, аңардан бөркелгән яхшы энергетика, гадилеккә мин бүген дә гаҗәпләнәм.

          Ренат Әсхәтович безгә  эш кушып, язмаларны тикшереп кенә утырмый, үзе дә  төрле темаларга яза иде. Ул  үз язмаларын  турыдан туры  машинисткага әйтеп торып яздырды.  Бик кырыс та була белде, аның утлы табасына эләксәң... Шул ук вакытта  мактап үсендерә дә белде.  Үзенә яхшы профессионал  команда туплап эшләде. Аларның һәркайсын якты хатирәләр белән искә алам.

           Җаваплы сәркәтип Радик  Фәизов үз вазифаларыннан тыш, әдәби әсәрләр дә язды. Гади карандаш белән язуын, икенче кулына бетергеч тотып,   текстны төзәтүен сөйләгәне хәтердә калган. Мөхәррир  урынбасары  Равил  Вәлиев  таләпчән, аз сүзле кеше иде. Авыл  хуҗалыгы бүлеге мөдире булып гел елмаеп йөрүче, зирәк фикерле Әнвәр Зарипов эшләде. Редакциядә эшләгән  Тәлгать Гомәров гаиләсе белән без әлегәчә гаилә дуслары. 

          Хатлар бүлеге белән янәшә кабинетта бухгалтер Фәния апа Камалиева  минем киңәшчем иде,  ә турыдан туры җитәкчем  Илгизәр Бариевка да  бик рәхмәтле. Кызганыч,  ул үлеп китте, урыны оҗмахта булсын.

            Мин Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган  укучы  редакциягә эшкә килгәндә татар телен сөйләшерлек дәрәҗәдә генә белә идем. Кызык - башта   язмаларны русча яздым, Илгизәр Бариев тәрҗемә итте. Ул  мөхәрриргә күрсәтмичә генә минем кимчелекләрне төзәтеп тә куя иде. Аның ярдәме белән мин татар теленең нечкәлекләрен  өйрәндем.

            Төрле темаларга яздым, әммә бигрәк тә  урак өстендә  басуларда йөрү, комбайнчылар белән аралашу  ошый  иде.  Алар белән бергә кырда бидоннардан салып  ашаган ашларның тәмлелеге, агитбригадаларның концерт куюлары....  Болар һаман да бүгенгедәй хәтердә.  Кич белән тузанга баткан киемнәрем карарлык булмаса да, әнигә   күчтәнәчкә   авыл ипие  тотып, шатланып  кайтып керә идем.

           Мин инде Ренат Әсхәт улының  сирәк мактавын әйткән идем, аның кыска  гына “Булдыргансың!” дигән сүзен ишетү өчен  күп тырышырга туры килде. Берьюлы авыл Советы эшчәнлеген яктыртырга җибәрделәр. Сөйләшеп бетереп, китәргә редакция машинасын көтеп утырганда, булмәдә  утырган хатыннарның  бер әби турында сөйләгәннәрен  ишеттем.   Бу әби  оекбашлар  бәйләп, балалар йортындагы ятимнәргә  җибәрә икән. Мин аның янына алып баруларын  үтендем, һәм  икенче көнне үк  изге күңелле хатын турында язма әзерләдем. Шул вакытта бер тема артыннан барып икене алып кайтуым өчен  мөхәррир мине мактаган иде...

          Гомумән, редакциядә  эшләве бик күңелле иде:  редакция “УАЗ”игына утырып  материаллар  җыярга авылларга чыгып китәбез, бергәләп 1 май демонстрацияләренә йөрибез.  Колхозларга яшел азык әзерләргә урманга барулар,   басуда  бәрәңге җыюлар дисеңме! Төшке ашка учак ягып  көлдә  пешергән бәрәңгедән дә тәмле ризык дөньяда булмагандыр. Корректорлар – чибәр кыз  Руфинә Самсонова, шат күңелле Надия Закирова,  һәр нәрсәгә сакчыл караучы секретарь-машинистка  Рузилә Габитова, тәрҗемә бүлеге хезмәткәрләре  – дәртле  Фәния Галиуллина  һәм зирәк акыллы Светлана  Харитонова  белән эшләве нинди рәхәт иде. Киң күңелле  фотохәбәрче Ринат Насыйбуллинны кызгана идек: юлсыз авыллар буйлап  редакция эшләре артыннан йөреп,  ул  өр-яңа, ул вакытта дефицит “Запорожец”ының бик тиз башына җитте.

         Редакция штаттан тыш хәбәрчеләр слетын аеруча тантаналы шартларда үткәрә иде. Сентябрь аенда юллама буенча Болгариягә барырга җыендым, Ринат Әсхәтович: “Слет өчен  доклад язып калдырсаң, җибәрәм”,- дип шарт куйды.  Төне буе  утырып  чыгыш яздым, юлга китәр алдыннан, иртәнге 4тә,  язманы аларның ишегендәге почта тартмасына салып  калдырдым. Сәяхәттән кайткач, барысын да тәфсилләп сорашты һәм  юл язмасы әзерләргә кушты.  Кызганыч, укырга гына өлгерә алмады – йөрәге туктап, безнең арадан китеп барды...

          Күптән инде Яр Чаллы шәһәрендә яшим, Арчадан күчеп килгәннән бирле   “Челнинские известия” шәһәр газетасында эшлим: хәбәрче, хатлар бүлеге мөдире, мөхәррир урынбасары -  хезмәт баскычларының барысын да үттем. Хәзер инде лаеклы ялда, тик редакциядән китә алмыйм, үз хезмәтемә гашыйкмын, кызыклы яңалыклар язмыйча, гаҗәеп кешеләр белән очрашмыйча яшәвемне күз алдына да китерә алмыйм.  Бик күп еллар үтсә дә,    Ренат Таҗиевның “Журналист һәрвакыт тормышның беренче вагонында барырга тиеш” дигән девизы белән яшим.

     

    Ләлә Гайфетдинова (Шиһапова),

    “Челнинские известия”  газетасы журналисты,

     Татарстан Республика  атказанган мәдәният хезмәткәре

    Яр Чаллы шәһәре.

    Фотода беренче рәттә сулдан беренче (күзлекле).

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: